news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Безнең заман» фестиваленең нинди форматта үтүе эпидемиологик вазгыятьтән торачак

Гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

«Безнең заман» фестиваленең нинди форматта үтүе эпидемиологик вазгыятьтән торачак
Рамил Гали/архив

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Наше время - Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивале октябрь-ноябрь аенда үтәчәк, короновирус инфекциясенә бәйле вазгыять катлаулы булган очракта ул видеоформатта булырга да мөмкин. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

«Наше время - Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары октябрь аенда башланачак. Ул Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләрендә уза. Суперфинал һәм гала-концерт Казанда була.

Фестиваль дирекциясе хәбәр итүенчә, командалар фестивальгә әзерләнә башлаганнар – интернет-репетицияләр уза.

Гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

  • «Наше время - Безнең заман» фестиваленең идея авторы һәм оештыручысы – «Созвездие-Йолдызлык» региональ иҗтимагый яшьләр оешмасы.
news_right_1
news_right_2
news_bot