news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең заман» фестиваленең гран-при иясе биш йөз мең сум акчалата премия алачак

Финалистларга быел беренче тапкыр күкрәк билгеләре биреләчәк.

«Безнең заман» фестиваленең гран-при иясе биш йөз мең сум акчалата премия алачак
Солтан Исхаков

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Безнең заман» эшче яшьләр фестивалендә җиңеп чыккан командага 500 мең сум премия биреләчәк.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов фестивальдә иң актив катнашучылар буларак Казанның Горбунов исемендәге авиация заводы, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе, "Аммоний" акционерлык җәмгыятен атады. «Җитештерү өлкәсендәге 8-10 предприятие бик актив катнаша. Районнарга килгәндә, Мамадыш, Чүпрәле, Буа районнары катнашучылары актив, тырышып әзерләнә», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Генераль продюсер сүзләренчә, катнашучылар истәлекле атрибутика булдыру теләге белән мөрәҗәгать иткән. оештыручылар быел беренче тапкыр күкрәк билгеләрен ясаткан. «Ул билгеләр 1,2,3нче урыннар яулаган финалистларга биреләчәк. Без 550 күкрәк билгесенә заказ ясадык», — диде ул "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Оештыручылар сүзләренчә, «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булучылар 300 мең сум премия алачак.

2019 елда фестивальдә республиканың 43 районыннан меңгә якын эшче катнашкан, 2020 елда катнашучылар саны якынча 940 кеше булган. Оештыручылар быел барлык муниципаль берәмлекләрдән катнашучылар булыр дип ышана.



Галерея: IX "Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты фестиваленә багышланган матбугат очрашуы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100