Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Безнең заман” фестивале үз җиңүчесен Актаныштан тапты
Биючеләргә җиңүче Дипломы һәм акчалата бүләк тапшырылды.
(Актаныш, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). "Хореография” номинациясендә Актанышның технология техникумы исеменнән чыгыш ясаган 3 егет финалга үтеп, Казан сәхнәсендә дә ут уйнатты. Бу турыда җирле басма яза.
Эшләүче яшьләр арасында инде менә алтынчы тапкыр оештырылучы "Наше время"-“Безнең заман” республикакүләм телевизион иҗат фестивале 16 ноябрь көнне Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт белән тәмамланды.
Биш ел эчендә Татарстанны тулысынча колачлап алырга өлгергән “Безнең заман” фетиваленең зона этаплары республиканың 4 зур шәһәрендә оештырылып, Актаныштагы төрле тармакларда хезмәт куючы иҗат сөючеләр үзләрен Яр Чаллы шәһәрендә сынап карады.
Айнур Гыйлманов, Флүс Харрасовлар үзләрен “җыр” номанициясендә тәкъдим итсә, Илнур Локманов, Филүс Галиуллин, Айнур Хөсәеновлар хореография буенча үз осталыкларын күрсәтте.
Илнур Локманов, Филүс Галиуллин, Айнур Хөсәеновлардан торган төркем 16 ноябрь көнне Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үткән «Безнең заман» фестиваленең гала-концертында да сәхнә тотты. Аларның бию осталыгы югары бәяләнеп, Актаныш егетләре үз номинацияләрендә дәрәҗәле беренче урынга ия булды.
Биючеләргә җиңүче Дипломы һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз