Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Безнең заман» эшче яшьләр фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады
Сайлап алу турлары октябрь, ноябрь айларында Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казанда үткәрелер дип планлаштырыла.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.
«Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов фестивальнең һичшиксез узачагына ышандыра. Ул республика предприятие җитәкчеләрен фестиваль хәрәкәтендә активрак катнашырга чакыра.
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр онлайн тапшырыла.
Сайлап алу турлары октябрь, ноябрь айларында Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казанда үткәрелер дип планлаштырыла. Суперфинал белән гала-концерт та Казанда үтәчәк.
Фестиваль ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз