Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Безнең заман" эшче яшләр бәйгесендә җиңүченең исемен күктәге йолдызга кушачаклар
Казанда "Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты республика фестиваленә йомгак ясалды, быел сайлап алу турларында 867 кеше катнашкан.
(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ", Ирина Ермакова). 13 ноябрь кичендә Казанның "Пирамида" Мәдәни-күңел ачу комплексында узган “Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты фестивалендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Гран-при бүләген “Генерация компаниясе” ААҖ командасына тапшырды. Иҗади ярышта җиңүчеләрне котлап, Илдар Халиков: “Бу сезнең заман, сезнең җиңүләр һәм казанышлар”, - дип белдерде.
“Безнең заман” фестивале Татарстанда 2013 елда үткәрелеп килә. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, шулай ук “Йолдызлык” иҗтимагый оешмасы оештыра.
Быел сайлап алу турларында рекорд санда эшче яшьләр катнашкан. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, иҗади ярышта Татарстанның 32 мунипаль район һәм шәһәрендәге 167 оешма һәм предприятиедән 18-35 яшьтәге барлыгы 867 кеше катнашкан.
Гран-прига ия булган “Генерация компаниясе” командасына җиңүче дипломы, 200 мең сумга акчалата премия турында сертификат, Татарстан Президентының күчмә кубогы, һәм күктәге Зур Җидегән йолдызлыкта бер йолдызга җиңүченең исемен бирү турында сертификат тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз