news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Безнең җыр» проектында катнашучылар Илһам Шакиров рояленә кушылып җырлаячак

Күренекле җырчының рояле тавышын ярымфинал концертында ишетеп булачак.

«Безнең җыр» проектында катнашучылар Илһам Шакиров рояленә кушылып җырлаячак
Рамиль Гали

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Безнең җыр» музыкаль проектының ярымфинал концертында Илһам Шакиров роялендә уйнарга ниятлиләр. Концерт 18 декабрьдә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә үтәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә проектның җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

«Без концертка танылган җырчы Илһам Шакировның роялен алып килергә җыянабыз», — дип планнары белән бүлеште Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры.

Гүзәл Сәгыйтова сөйләгәнчә, рояльне барып караганнар, хәзер аны көйлисе генә кала. «Безнең җыр» проектында катнашучыларның Илһам Шакиров рояленә кушылып җырлау мөмкинлеге булачак», — диде ул.



Галерея: Пресс-конференция о финальном концерте «Безнен жыр»

«Безнең җыр» — яшь авторларны бергә җыючы, таныштыручы иҗади лаборатория. Әлеге проект кысаларында барлыгы 34 җыр иҗат ителгән. Лабораториянең финал концерты өчен 18 декабрьдә 20 җыр сайлап алыначак. Шуның берсен интернет аша тавыш бирү ысулы белән тамашачылар сайлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot