news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе гала-концертына Тинчурин театры оркестры катнаша

Иҗат лабораториясенең гала-концерты 14 апрельдә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе гала-концертына Тинчурин театры оркестры катнаша
Владимир Васильев

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә туган иң яхшы җырлар тамашачыга Тинчурин театры оркестрына кушылып тәкъдим ителәчәк. Проектны оештыручылар тамашачыны «Яңа чорның яңа җырлары» гала-концертына чакырды.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе «Калеб» яңа буын җыены проекты. Проект кысаларында утызлап җыр иҗат ителде. Жюри аларның унтугызын сайлап алды. Берсен «Татар-информ» тамашачылары сайлады.

«Проектлар өчен „Калеб“ яңа буын җыенына Президент тарафыннан 3 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Сигез проект тормышка ашырылды. Арада бик нәтиҗәлеләре булды. Шуңа да „Калеб“ кә финанс мөмкинлекләре бирергә кирәк дип саныйм», — диде проектка багышланган матбугат конференциясендә «Калеб» яңа буын җыены лидеры Гүзәл Сәгыйтова.

«Башта бер этап җырлар яздырдык, аннары парларны алыштырып икенче этап төзедек. Һәр катнашучы үз проекты итеп кабул итте. Без аларга зур акчалар түләмәдек. Без шулкадәр күп җырлар иҗат итеп ташлаганбыз. Безгә конкурс этабы да уздырырга туры килде» — дип лабораториянең оештыру нечкәлекләре белән таныштырды ул.

Гала-концертта Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Айгөл Хәйри, Илнар Миранов, Илүсә Хуҗина һәм башкалар катнаша. Проектның сәнгать җитәкчесе — Ильяс Камал. Концертның режиссеры — Радик Бариев.

Иҗат лабораториясенең гала-концерты 14 апрельдә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак. Башлана — 18.30.



Галерея: Пресс конференция о конкурсе творческой лаборатории "Безнен жыр"


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100