news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Безнең йорт - Татарстан" концертын алып баруны Остроумов җаваплы вазифа дип кабул иткән

"Ничек киенгәнемне, елмайганымны күзәттеләр, барысы да игътибар үзәгендә булды", - ди Иван Остроумов.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Безнең йорт – Татарстан” Республика этномәдәни фестиваль гала-концертының алып баручысы Иван Остроумов үзенә бик җаваплы вазифа йөкләнгәнлеген әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

"Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырылган концертны алып бару зур җаваплылык сорады, чөнки мин Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән бөтен халык алдында чыгыш ясадым. Ничек киенгәнемне, елмайганымны күзәттеләр, барысы да игътибар үзәгендә булды", - ди Иван Остроумов.

"Әлеге бәйрәм минем өчен бердәмлек мәгънәсен аңлата. Без һәр халык белән дус-тату яшибез. Һәрчак кулга-кул тотынышып, елмаеп, бәйрәмнәрне дә үткәрәбез, кайгыларны да уртаклашабыз. Гомумән, без гел бердәм", - дип сөйләде алып баручы. 

  • “Безнең йорт – Татарстан” Республика этномәдәни фестиваль гала-концертында республикада яшәүче төрле милләт халкы профессиональ һәм үзешчән иҗат коллективларының иң яхшы, дан казанган чыгышлары тәкъдим ителде.
     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100