Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Безнең йорт – Татарстан” гала-концертында төрле милләт халык коллективлары чыгыш ясый
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган этномәдәни фестиваль гала-концертында Татарстан Президенты да катнашачак.
(Казан,4 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чарада төрле милләт халык коллективлары чыгыш ясый.
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың башка рәсми затлары булачак.
“Безнең йорт – Татарстан” Республика этномәдәни фестиваль гала-концертында республикада яшәүче төрле милләт халкы профессиональ һәм үзешчән иҗат коллективларының иң яхшы, дан казанган чыгышлары тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Республикасының этномәдәни хәрәкәттәге иң актив катнашучыларына дәүләт бүләкләре, ә иҗат коллективларына акчалата сертификатлар тапшырылачак. Әлеге матди ярдәм милли сәхнә киемнәре тектерүгә тотылачак.
Халыклар бердәмлеге көнендә тантаналы бәйрәм чаралары республика күләмендә, шул исәптән Татарстан халыклары Дуслык йортында да узачак.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара бүген, 4 ноябрьдә, 10.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз