news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Безнең Ватан” скульптура һәм архитектура әсәрләре конкурсы Казанда тәкъдим ителәчәк

Бөтенроссия иҗат конкурсында катнашу өчен илнең 61 төбәгеннән заявка алынган, апрельга кадәр алар саны 8 дистәгә җитәр дип көтелә

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). 24 февраль көнне сәгать кичке 6да ТР Милли музеенда “Безнең Ватан”/”Наше Отечество” Бөтенроссия скульптура һәм архитектура әсәрләре конкурсын тәкъдим итү чарасы башланачак.

РФ Федераль Җыены Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы, Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе, Россия сәнгать академиясе ярдәме белән Екатеринбургның Сәнгать коммерциягә нигезләнмәгән фонды тарафыннан оештырылган әлеге иҗади конкурс 2009 елның 24 сентябреннән 2010 елның 16 апрелена кадәр үткәрелә. Конкурска җибәрелгән эшләрнең иң уңышлылары исә июнь аенда (ул 15енә планлаштрылган) Мәскәү Манежына күргәзмәгә куелачак, авторлары анда төп катнашучылар булачак, дип хәбәр сала конкурсны оештыру комитеты. Моннан тыш, авторларны күтәрү һәм хезмәтләрен күрсәтү өчен мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк, махсус каталог әзерләп, ул хезмәтләр белән кызыксынырлык барлык урыннарга җибәрәчәкбез, дип вәгъдәли оештыручылар рәисе Сергей Титлинов. Татарстан башкаласындагы тәкъдим итү чарасы кысаларында ул региональ хакимият, Архитекторлар һәм рәссамнар берлекләре вәкилләре, югары уку йортлары ректорлары һәм студентлары белән очрашырга ниятләвен дә яшерми. Андый очрашу-фикер алышулар инде федерация субъектлары башкалаларының 30ында булган, арада Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Новгород, Төмән, Владикавказ, Ростов-на-Дону, Калининград һ.б. шәһәрләр бар.  

Хәзерге вакытта һөнәри архитекторлар һәм сынчылардан, архитектура һәм сәнгать белгечлекләре буенча белем алучы студентлардан иҗади “бил алышу”га Россиянең 61 төбәгеннән заявка алынган һәм алар арасында Татарстан, Казакъстан Республикалары, Украина, АКШ, Израиль илләре бар, оештыручылар апрельга кадәр алар саны 8 дистәгә җитәр дип көтә. “Безнең Ватан” конкурсында җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата 20 премия әзерләнгән (бүләкләр саны 40ка җиткерелергә мөмкин), һәр номинациянең беренче урынына аның суммасы - 200 мең сум. Болар хакында тулырак мәгълүмат www.otechestvo2009.ru сайтында бирелгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100