news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Безнең Татарстаннан күп әйбергә өйрәнәсебез бар әле – Муса Ерниязов

Бу хакта Каракалпакстанның Югары Киңəш рəисе Муса Ерниязов Татарстан Президенты белән очрашуында әйтте.

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Зилə Мөбəрəкшина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстəм Миңнеханов Каракалпакстан Республикасының Югары Киңəш рəисе Муса Ерниязов белəн очрашты.

“Татарстан белән Үзбәкстан башкалалары арасында тыгыз мөнәсәбәтләр булдыру идеясен хуплыйм. Товар әйләнеше, мәдәни, туристик, нефть өлкәсендәге мәсьәләләргә дә игътибар итәргә кирәк. Товар əйлəнеше узган елдан алып үсешкә таба бара, бүгенге көндә Казан белән Ташкент, Сәмәрканд һәм Фирганә арасында туры рейслар бар. Миңа калса, якын киләчәктә Казан белəн Каракалпакстан арасында да туры рейслар булыр, чөнки алар бик кирәк. Структура ягыннан карасак, бездә нефть эшкәртү һәм нефтехимия алга киткән. Моны да исәпкә алып, бер-беребезгә файда китерү ягын карау мөһим. Безгə парламентара элемтəлəрне дə оештырырга кирəк.

Бу атнада бездә Үзбәк мәдәнияте көннәре ачылачак, Үзбәк академия милли драма театры Казанга килде. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры да Ташкентта гастрольдә булып кайтты”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның октябрь уртасында Үзбәкстанга сәфәр кылачагын да искәртеп узды.

“Күптән түгел Үзбәкстан проектларына КамАЗ, суыткыч һәм медицина җиһазлары компанияләре кушылды. Хезмәттәшлеккә мөмкинлекләр бик зур. Ел саен без Казанда “Россия – ислам дөньясы” Халыкара икътисади хезмәттәшлек саммитын уздырабыз. Миңа калса, әлеге саммитта Каракалпакстан Республикасы да катнашса, бик отышлы булыр иде. Шулай ук Татарстанда Үзбəкстаннан килгән студентлар күп укый, аларга бездә тору шартларының бик яхшы булуында шигем юк”, - ди ТР Президенты.

“Чакыруыгызга рəхмəт. Бер-беребез белән уртак тел тапканыбыз өчен шатмын. Шəһəр хужалыгы буенча без бүген берничә объектны карарга өлгердек, ул өлкәдәге сораулар ничек хәл ителгәнен күрдек. Монда эшкуарларга да, эшмәкәрләргә дә ярдәм итү бик көчле. Күп әйбергә өйрәнәсебез бар əле”, - дип йомгаклады чыгышын Каракалпакстанның Югары Киңəш рəисе Муса Ерниязов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100