news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Безнең тарихта иң матур елларның берсе – Алексеевск районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе

Алексеевск районында иген уңышы бер гектардан 37 центнер чыга.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Алексеевск районында иген уңышы бер гектардан уртача 37 центнер чыга. Районның 25 процент кырларыннан уңыш җыеп алынган инде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Алексеевск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Газинур Мусин хәбәр итте.

“Быелгы явым-төшемнәр уңыш җыяр өчен бик әйбәт. Безнең өчен бик шатлыклы ел: вакытында яңгыры яуды, җиле исте, кояшы чыкты. Яңгырны бөртекле һәм азык культуралары да бик яхшы кабул итте. Быел игеннәр дә үз вакытында, матур гына өлгерде. Игенннәрне җыеп алу эшен 10 көнгә соңрак башладык, әмма мондый һава торышының да үз нәтиҗәсе бар. Без шуның өчен тырышабыз”, – диде Газинур Мусин.

“Быелгы ел барыбыз өчен дә бик әйбәт килде. Көн кояшлы, матур. Урып-җыю яхшы гына бара. Барлык комбайннар да эшкә чыкты. Күрсәткечләребез дә сөендерә. Пландагы эшнең чиреге төгәлләнде – барлык мәйданның 25 процентыннан уңышны җыеп алдык. Бүген гектар уңышы – 37 центнер. Күбрәк тә, азрак та булган кырлар бар. Матур һава торышында җыеп алган икмәкне ындырларга салып куярбыз дип уйлыйбыз”, – диде идарә җитәкчесе.

“Барлык игенчеләр дә күтәренке күңел белән эшли. Аларга барлык шартлар да булдырыган. Көзге чәчү эшенә дә керештек. Салам җыю, терлек азыгы әзерләү эшләре бара. Барлык эшләр бер юлы туры килсә дә, эшебезне вакытында башкарып чыгарга өметләнәбез. Бу безнең тарихыбызда һәм минем практикада иң матур елларның берсе”, – дип сөйләде Газинур Мусин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100