Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Безнең тарих” тарих-туган якны өйрәнү лагере ишекләрен янә ача
Быелгы шартлар балалар үзләрен болгар кешесе итеп тоярлык итеп оештырыла
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Казан балаларын кызыклы һәм файдалы да иттерү максатыннан, 4-17 июльдә, 2 атна дәвамында, аларны үзләрен болгарлар итеп тою мөмкинлеге бирелә. Алабуганың Тарловка авылы янында матур табигате кочагындагы “Түбән Кама” милли паркында урнашкан “Безнең тарих” тарих-туган якны өйрәнү палаталы лагеренда шуның өчен мөмкинлекләр булдырыла, дип хәбәр итә лагерьны оештыручылар исеменнән ТР Милли музее (http://www.tatar.museum.ru/news.asp?id=42808).
1995 елдан бирле оештырыла торган бу социаль проект ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы, ТР Милли музее, ТР “Отечество” берләшмәсе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Быел исә балалар Идел буе Болгар дәүләте оешкан чорга маҗаралы “сәяхәт” кылачак. Алар бакыр һәм җиздән бизәнү әйберләре, балчыктан савыт-саба һ.б. төр әйбер ясарга, чигү төрләрен өйрәнә, учакта ризык әзерли, атка атланып җилдерә, үләннәр үзлеге, хайваннар һәм кошлар турында белем туплый. Кылычларда сугыш буенча дәресләр оештырыла, театр һәм табигый шартларда исән-имин калу студияләре эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз