news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Безнең республикаларны каллиграфия өлкәсе дә берләштерә ала – Иранның Казандагы генконсулы

"Казан" милли-мәдәни үзәгендә Иран каллиграфы Абдулла Мохаддаси күргәзмәсе ачылды.

Безнең республикаларны каллиграфия өлкәсе дә берләштерә ала – Иранның Казандагы генконсулы
Расих Фасхутдинов

(Казан, 20 гыйнвар, "Татар-информ", Венера Вәлиева). “Вибрация, каурыйлар, һава тибрәнеше кебек”, диде сәнгать белгече Розалина Шаһиева Иран Республикасы каллиграфы Абдулла Мохаддасиның "Мөкатдәс шигырьләр" күргәзмәсе ачылышында, рәссамның эшен бәяләп. Абдулла Мохаддаси күргәзмәсе бүген "Казан" милли-мәдәни үзәгендә ачылды.

“Иран һәм Татарстан республикаларын берләштерү өлкәләрнең берсе – сәнгать, каллиграфия өлкәсе. Сәнгать теленә исә тәрҗемә дә кирәкми. Бүгенге күргәзмә сәнгать һәм дини күренешләр арасындагы гармониянең чагылышы", - диде күргәзмә ачылышы тантанасында Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Алибемән Әгбәли Зарч.

Розалина Шаһиева: “Бу уникаль күргәзмә, чөнки без борынгы каллиграфия сәнгатен яңа үсеш этабында ачабыз. Бу зур осталык белән ясалган интерпретациянең бөтен дөньяны рухландырырга мөмкинлеге бар. Мин бу эшләрне криптограммалар кебек кабул итәм. Табигать, рух, иман гәүдәләнеше кебек кабул итәм. Башлыча бу миңа вибрация кебек, каурыйлар, һава тибрәнеше кебек тоелды”, - дип сөйләде белгеч. “Композицияләр каты кәгазьдә кызыл тушь һәм кара язу карасы белән ясалган, бу сәнгать әсәрләрендә рәссамның каләм тибрәнеше, йөрәк тибрәнеше сизелә”, - диде Розалина Шаһиева.

Рәссам үзе каллиграфия белән мәктәптә укыганда шөгыльләнә башлавы турында һәм әтисенең бу сәнгать өлкәсендә эшне дәвам итүдә этәргеч бирүе турында әйтте. “Урта мәктәптә белем алу белән бергә каллиграфия мәктәбенә йөрдем. Алга таба югары уку йортларын да тәмамладым, нәтиҗәдә 20 ел дәвамында мин үземнем стилемне барлыкка китердем. Рәсемнәрне насталик, куфи язуы белән, аннары Кытай һәм Япон осталары стильләрен кушып башкарам”, - диде Абдулла Мохаддаси.

Абдулла Мохаддаси Телевидение академиясендә һәм Тегеран университетында график дизайн факультетында белем алган. Иран Ислам Республикасының каллиграфия берлеге әгъзасы.  Каллиграфиядә үзенең стилен булдырган, Иран каллиграфия осталары премиясе лауреаты, “Каллиграфия остасы” орденнары белән, шул исәптән Кытай тарафыннан да бүләкләнгән. 

Күргәзмә 28 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Останың эшләре Дубайда күргәзмәдә булып, хәзер казанлыларга тәкъдим ителеп, аннары күргәзмә Италиядә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100