Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Безнең республикага көнләшеп карамасыннар – Фәрит Мөхәммәтшин “Ел җитәкчесе” тантанасында
“Безнең җитәкчеләр предприятиеләр белән идарә итеп кенә калмый, эшчәнлегенең социаль юнәлешен дә кайгырта”, дип белдерде Татарстан парламенты башлыгы.
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казанда “Ел җитәкчесе-2016” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында, “Җәмәгать киңлекләре химаячеләре” номинациясендә җиңүчеләрне тәбрикләде.
2015 елда Парк һәм скверлар елы, 2016 елда Су саклау зоналары елы кысаларында, Татарстанда халык өчен уңайлы ял урыннарын булдыруга ирешелде. Ике ел эчендә республикада 184 ял урыны барлыкка килде, киләсе елда алар тагын да артачак. 2017 елның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы буларак игълан ителүе дә моңа этәргеч бирәчәк.
Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр мохите объектларын булдыруга үзләреннән зур өлеш кертүче предприятие һәм оешма җитәкчеләрен бүләкләде. “Социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләре, казанышлар, чыннан да, зур горурлык уята. Билгеле, монда безнең Татарстанның эш сөючән халкының, барлык тармакларда җитәкчеләрнең булдыклылыгының өлеше зур”, - дип, ул санкцияләр, нефтькә бәя төшү, кискен конкуренция шартларында да татарстанлыларның елны уңышлы тәмамлавын билгеләп узды.
“Безнең җитәкчеләр предприятиеләр белән идарә итеп кенә калмый, эшчәнлегенең социаль юнәлешен дә тәэмин итә. Салымнар түләнгән, димәк, безгә шикаять юк дип тормый. Һәркем күңел өчен, кешеләр өчен нәрсәдер эшләргә омтыла”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент рәисе әйтүенчә, федераль казнадан Татарстанга күп акча күчә дип көнләшеп караучылар бар. Тик, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан алып кына калмый, ул үзе дә федераль бюджетка шактый акча кертә, биргән акчаны дөрес максатларда сарыф итә белә. Ул 45 мең урынлык стадион төзү буенча да Казанның башкалардан өлгеррәк булуын билгеләп узды. Санкт-Петербург, Самара, Саранск әле төзү стадиясендә генә. “Бездә проектлаучылар да, төзүчеләр дә шәп. Мин Мәскәүдә: “Коллегалар, безнең республикага көнләшеп карарга кирәкми”, дидем. Төзелгән объектларны тәэмин итеп тору өчен республиканың өстәмә акчалары җитәрлек кулланыла. Бу чыгымнар республиканың бүгенгесе һәм киләчәге өчен”, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан парламенты җитәкчесе 13 кешегә “Җәмәгать киңлекләре химаячесе” дипломнарын тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз