Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” конкурсы эшләреннән күргәзмә оештырылачак
Бу хакта бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында хәбәр иттеләр
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). 9нчы июльдә башланып киткән “Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” конкурсы нәтиҗәләреннән фотокүргәзмә оештырылачак.
Бу хакта бүген Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында әлеге проектны тәкъдим итү чарасында хәбәр иттеләр. Чарада шулай ук Кырым Республикасыннан килгән вәкилләр, Татарстан халыклары ассамблеясының яшь вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре дә катнашты.
Фотоконкурста социаль челтәрләрдән актив катнашучылар гына түгел, ә теләге булган барлык кеше дә фото хезмәтләрен тәкъдим итә ала. ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов хәбәр иткәнчә, конкурска эшләрне fototatarstan@mail.ru электрон адресына яки ТР Халыклар дуслыгы йортына (Казан, Павлюхин урамы, 57) юлларга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу өчен туган йорт, хезмәт, гаилә яки республика темасына багышланган фотосурәт төшерергә кирәк. Бәйгене оештыручылар, җиңүчеләрне күңелле һәм көтелмәгән бүләкләр көтә, дип вәгъдә итә.
Конкурсны “Команда 2013” һәм “Кадр резервлары” проектлары оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз