news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Безнең мирас» журналы ел саен уздыра торган ифтар «Милләт йорты»нда булды

Ифтар ашына татар журналистлары, галимнәр, дин әһелләре җыелган иде.

«Безнең мирас» журналы ел саен уздыра торган ифтар «Милләт йорты»нда булды
Владимир Васильев

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Безнең мирас» журналы һәм аның баш мөхәррире Ләбиб Лерон «Милләт йорты» нда ифтар ашы уздырды. Журнал мондый мәҗлесне Рамазан аенда ел саен оештыра.

«Катлаулы чорда яшәсәк тә, без шушы күркәм бәйрәмгә җыелдык. Авырулы чорда яшәвебезгә карамастан, дини бәйрәмнәребезне бәйрәм итәргә тырышабыз. Бирегә журналистлар, галимнәр, дин әһелләре — күренекле шәхесләребез җыелды», — диде Ләбиб Лерон мәҗлесне башлап.

Ифтар мәҗлесен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды.

Журналист коллегаларын «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков, «Идел-пресс» нәшрият комплексының генераль директоры Әнәс Аскаров сәламләде. Ифтар мәҗлесендә «Милләт йорты»ның хуҗасы - Бөтендөнья Татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов та бар иде.

«Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, җырчы Миңгол Галиев, Камал театры артисты Әзһәр Шакиров, депутат Камил Нугаевка һәм башкаларга сүз бирелде.

Хатын-кызлар табынына фольклорчы галим Фәнзилә Җәүһәрова, «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова, «Идель» журналының рус версиясе баш мөхәррире Айсылу Хафизова, «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева һәм башкалар чакырылган.



Галерея: «Безнең мирас» журналы уздырган ифтардан фоторепортаж

Хәзер «Милләт йорты» дип аталган бинада XX гасыр башында «Милләт» типографиясе булган һәм анда Галимҗан Баруди җитәкчелегендә 1 миллионнан артык дини китап бастырылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot