news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Безнең мирас" журналы 25 еллык юбилеен уздыра

“Безнең мирас” журналы чыга башлауга 25 ел.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). “Безнең мирас” редакциясе һәркемне журналга 25 ел тулуга багышланган “Без – мираслы халык!” исемле әдәби-музыкаль кичәгә чакыра. Чара 10 октябрь көнне 18:30 да К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үтәчәк. Керү бушлай.

“Октябрь, безнең өчен, күркәм бәйрәм ае. “Безнең мирас” журналының шушы ай санын без бәйрәмчә итәргә тырыштык. Эзлеклелек, сәхифәләр шул ук калды, ләкин алар арасында “Мирас” чорыннан, “Чын мирас”ка кагылышлы язмаларның күбесе шушында урын алды”, - дип сөйләде “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон.

Шулай ук бу санга ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов котлавы, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның тарихи язмасы урын алган. “Ул язманы укып чыккач, мин Болгарны торгызу, “Яңарыш” фонды дигән сүзләр хикмәтле сүзләр юктан барлыкка килмәгән, ә Минтимер Шәриповичның элекке язмаларында ук аларның сизелә башлавын күрдем”, - диде Ләбиб Лерон.

Бәйрәм тамашасында “Безнең мирас”та хезмәт күрсәткән хәзерге авторлар белән бергә хәзер вафат Әнвәр Хәйри, Хәнүз Мәхмүтов һ.б. галимнәр искә алыначак.

“Бу санда тышлыкта “Безнең мирас” коллективының фотосы чыгачак. Без күп тә түгел, нибары 9 кеше. Шуңа карамасатн, зур хезмәт башкарабыз дип уйлыйбыз”, - диде Ләбиб Лерон.

Кичәдә Филүс Каһиров, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Мәсхүт Имашев һәм аның оныгы Айрат Имашев, Резеда Галимова һ.б. җырчылары катнашырга теләк белдергән. “Без югары өслүптә концерт булыр дип уйлыбыйз. Килергә теләк белдерүчеләрне чакырып калабыз. Керү бушлай”, - диде Ләбиб Лерон.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100