news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Безнең милләт башкаларга үрнәк булырга тиеш – Фәрит Мифтахов

“Бездә дини гыйлем бирүдә татар мөселман гадәтләренә өстенлек бирелә”, - диде ул.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумы ачылды. Дини белем бирүчеләрнең белемнәре дәрәҗәсенә кагылышлы сорауларга «Булгар-синтез» оешмасы генераль директоры, «Болгар» хәйрия фондлары җитәкчесе Фәрит Мифтахов җавап бирде.

“Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең эше миңа аеруча яхшы таныш. Анда укыткан укытучылар монда күп еллар эшлиләр. Алар барысы да үз белемен гамәлдә сынаган, күп тапкыр чит илләрдә булып кайткан кешеләр”, - дип белдерде Фәрит Мифтахов.

Аның фикеренчә, бу мәдрәсәгә укырга олысы да, кечесе дә би теләп килә һәм укыту дәрәҗәсен дә ул шактый югары бәяли. Ул шулай ук Россия ислам институты эшчәнлеген дә искәртеп узды. “Кызганычка каршы, юу институт укытучыларының белем дәрәҗәсен мин үзем сыйфатлый алмыйм, әмма безнең татар мөселман дөньясында гыйлемле укытучылар җитәрлек булуын яхшы беләм. Әлбәттә, бездәге дини белем бирүчеләрнең укыту системасы башка ислам дәүләтләренекенән аерылырга мөмкин, әмма әби-бабаларыбыздан калган гадәтләргә нигезләнеп бирелгән гыйлемне мин дөрес юл дип саныйм”, - диде Фәрит Мифтахов.

“Кеше туудан ләхет тактасына кадәр гыйлем алырга омтылырга тиеш диелгән. Бу дингә генә кагылмый. Кеше икътисад, сәясәт, мәдәният һ.б. яклардан үзен камилләштерергә тиеш. Дини гыйлем исә кешегә тормыш алып барырга зур ярдәм итә. Коръән Кәрим һәм Пәйгамбәр сөннәте буенча яшәү – башкаларга да үрнәк күрсәтә”, - дип саный Фәрит Мифтахов.

Мәскәүдә, Казанда мөселман форумнары һәм башка очрашулар гел дә уздырыла алмый, әмма уку, гыйлемеңне камилләштерү һәрвакыт дәвам итә. “Советлар Союзы таркалгач, безгә дин киредән кайтты. Безнең илнең күп кенә кешеләре Согуд Гарәбстанында, Мисырда, Катарда гыйлем алдылар, әмма соңгы елларда без үзебезенең татар гадәтләре белән үрелгән дини гыйлемне бирүгә өстенлек бирә башладык”, - ди Фәрит Мифтахов.

Әле күптән түгел генә Җомга вәгазьләрен татар телендә уку таләбе кабул ителде, ди ул. “Татар милләтен саклаучы факторларның берсе – ул ислам дине һәм вәгазьләрнең татар телендә укылуы безгә телне саклап калуда ярдәм итәр дип ышанасым килә. Безнең киләчәк – яшьләрдә. Татар телендә сөйләшү, ислам динен тоту горурлык булырга, безнең эшләр башка милләтләр өчен үрнәк күрсәтергә тиеш”, - дип саный Фәрит Мифтахов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100