news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Безнең кызларга һәйкәл куярга кирәк – Ришат Гыйләҗетдинов

"Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол командасы баш тренеры сүзләренчә, Казан волейболчыларына соңгы алты көндә генә 4 мәртәбә очыш ясарга туры килгән.

Безнең кызларга һәйкәл куярга кирәк – Ришат Гыйләҗетдинов
Ильнар Тухбатов

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Россия чемпионаты финалының икенче матчында Мәскәүнең "Динамо" командасы һөҗүмнәре күпкә көчлерәк иде. "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол командасы баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов кичәге уеннан соң матбугат конференциясендә шулай диде.

"Соңгы алты көндә без эш белән генә мәшгуль түгел, ә шул вакыт эчендә дүрт тапкыр очыш ясарга туры килде һәм 15 апрельдә Европа волейбол конфедерацияләре кубогының финалында уйнадык. Кешеләрнең тимер булмавы аңлашыла торгандыр – шушындый йөкләнешне күтәрә алганнары өчен һәйкәл куярга кирәк аларга. Сүз дә юк, Мәскәү командасы бүген хәллерәк иде. Шуңа да нәтиҗә – нормаль күренеш. Мәскәү командасының уены югары дәрәҗәдә иде, ә без "утырдык". Көндәш команданың һөҗүме чын мәгънәсендә көчле иде", – диде Ришат Гыйләҗетдинов.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә узган икенче уенда мәйдан хуҗалары җиңүгә иреште – 3-0 (25:20, 25:17, 25:20). Шулай итеп, өч җиңүгә кадәр дәвам итә торган сериядә исәп тигезләнде (1-1). Өченче-дүртенче матч 28 һәм 29 апрель көннәрендә Казанда уза.

"Алга куелган минимум-бурычны үтәдек, Казанга кайтабыз. Алда торган уеннарга кадәр хәл җыярга һәм әзерләнергә вакыт бар. 1-1 – уңай исәп. Шул ук вакытта, үзегез күреп торасыз, үз мәйданыңда уйныйсыңмы, әллә читтәме – зур аерма юк", – диде Гыйләҗетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100