news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Безнең “КАМАЗ”лар Аргентинага ките

Буэнос-Айрес шәһәрендә уздырыласы халыкара марафонда катнаша

 (Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). “КАМАЗ-Мастер” командасы үзенең спорт техникасын, “Дакар-2015” ярышларында катнашу өчен, Франциягә җибәрде. Анда машиналар Аргентинага китәчәк паромга төялә. 4 гыйнвар көнне безнең команда Буэнос-Айрес шәһәрендә узачак халыкара марафонда катнаша, дип яза “Шәһри Чаллы” басмасы.

Данлыклы “КАМАЗ-Мастер” автомобильләрен озатырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Яңа спорт машинасын ул үзе руль артына утырып бәяләде һәм бик канәгать калды, диелә язмада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100