Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Безнең Җинү» медиаконкурсына гаризалар кабул итү бара
Конкурсның координаторы Нәфис Сираҗетдинов сүзләре буенча, чарада 3 ел дәвамында 3000 кеше катнашкан.
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Алинә Сысоева). «Безнең җинү» Республика патриотик медиаконкурсы яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбияне медиаконтент булдыру аша бирүгә юнәлдерелгән. Эшләр яшьләрнең заманча гражданлык позициясен дә күрсәтә.
Конкурсның координаторы Нәфис Сираҗетдинов сүзләре буенча, чарада 3 ел дәвамында 3000 кеше катнашкан. Ел саен конкурста Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары, ә 2017 елда Түбән Новгородта яшәүчеләр дә катнашкан.
«Конкурсны үткәрү вакытында безнең яшьләрдә актив гражданлык позициясе булуын, аларның ветераннарны яратуын һәм хөрмәт итүен аңладык. 2016 елдан башлап безнең заман геройлары турында, кече Ватан турында эшләрне кабул итә башладык. Шунысы куанычлы, бу номинацияләрдә дә балалар үзләрен күрсәтәләр. Алар үз илебезнең патриотлары гына түгел, беренче чиратта, үз гаиләләренең, туган җирләренең патриотлары, ә ул бик мөһим», – дип уртаклашты Нәфис.
Үзгәрешләр яшь буенча чикләүләргә дә кертелде. Беренче ике елда (конкурс 2015 елдан – авт.) күбесенчә студентлар катнашты, хәзер катнашучыларның яше сизелерлек яшәрә.
Яшь буенча чикләүләр 14 яшьтән 30 яшькә кадәр, әмма активистлар арасында яшь патриотлар – кече сыйныф укучылары да бар.
- Видеоэшләр ике дәүләт телендә — рус һәм татар телендә кабул ителә. Алар түбәндәге номинацияләр буенча «Хәтер хроникалары», «Минем кече Ватаным», «Безнең чор Геройлары» һәм «Интервью ветеран яки тыл ветераны белән» бәяләнә. Фотоэшләр «Безнең җиңү», «Минем кече Ватаным», Фотокросс «Безнең Җиңү» һәм «Фотоплакат» номинацияләрендә карала.
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк. Беренче урын өчен — экшн-камера, икенче урынга — тышкы диск, ә өченче урынга — тышкы аккумулятор.
- Тулырак мәгълүмат һәм конкурс нигезләмәсе белән atmrt.ru сайтында танышырга була.
Быелгы йомгаклар буенча «Безнең Җиңү» Республика бердәм яшьләр порталы төзү планлаштырылган, анда барлык фото һәм видеоэшләр урнаштырылачак. Оештыручылар фикеренчә, бу портал безнең ил тарихын өйрәнүдә ярдәм итәчәк. Тарих укытучысы порталга кереп сугыш ветераны, бөтен сугыш, республиканың ерак почмагы турында тулырак мәгълүмат алу мөмкинлеге булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз