news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең Җиңү көне» марафонын Оренбург рус халык хоры тәмамлады

Данлыклы «Җиңү көне» җыры Идел буе федераль округы төбәкләренең музыкаль коллективлары башкаруында 9 майда яңгыраячак.

«Безнең Җиңү көне» марафонын Оренбург рус халык хоры тәмамлады

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Идел буе федераль округында «Безнең Җиңү көне» зур җыр марафоны эстафетасын Оренбург дәүләт академия рус халык хоры төгәлләде. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. 

«Без бу эстафетаны шатланып кабул итәбез. Шулай итеп Оренбург дәүләт рус халык хоры артистлары Идел буе халкын Җиңү көне белән котлады», — дип сөйләде коллектив солисты Владимир Решетков.

Ул Давид Тухманов һәм Владимир Харитоновның җыры турында «гадәти түгел, анда безнең газиз хисләр салынган, шуңа аны башкача башкарып булмый», диде.

«Җырлаганда сине үз халкың, үз илең, бернигә бирешмичә, җиңүгә ирешкән кешеләр өчен горурлык хисе биләп ала. Бу җырга салынган тирән мәгънәгә сакчыл караш коллектив артистларына буыннан-буынга тапшырыла. „Җиңү көне“ җырын коллектив инде 25 ел башкара», — дип искәртте Решетков.

Исегезгә төшерәбез, Идел буе федераль округының 14 төбәгендә танылган иҗат коллективлары ике атна дәвамында Идел буе халыкларының туган телләрендә «Җиңү көне» җырын башкару эстафетасын бер-берсенә тапшырып килде.

Композицияне Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Башкортстан, Самара өлкәсе, Татарстан, Түбән Новгород өлкәсе, Пермь крае, Саратов, Ульяновск, Пенза һәм Киров өлкәләре артистлары башкарды. Җиңү көнендә данлыклы җырны марафонда катнашкан барлык музыкаль коллективлар бергәләп башкарачак.

Әлеге җыр ролигын төбәк каналларында күрсәттеләр, шулай ук  #песнипобедыПФО, #нашденьпобеды хештеглары буенча социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100