news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Безнең хоккейчылар җиңүгә ачыккан иде – "Салават Юлаев" командасы баш тренеры

Эркка Вестерлунд отставка турында уйламавын җиткерде.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанда “Ак Барс” командасын отканнан соң (1:0) “Салават Юлаев” командасы баш тренеры Эркка Вестерлунд мөһим җиңү яулануын билгеләп үтте.

“Бу безнең өчен бик мөһим җиңү булды. Бүген без бер команда булып уйнадык, егетләргә һәм тамашачыларыбызга рәхмәт. Безнең уенчылар җиңүгә ачыккан иде”, – диде Эркка Вестерлунд.

Фин белгече сүзләренчә, аны җиңелүләр ешаю аркасында үзенең отставкага озатылу мөмкинлеге турындагы имеш-мимешләр сагайтмый.

“Мин берни турында да уйламыйм. Үз эшемне башкарырга тырышам”, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100