news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең гәҗит» һәм Шәмәрдән бистәсе ярдәме белән Нигер дәүләтендә кое ачылган

Коены төзү өчен ярдәм итү эшен Саба районы Шәмәрдән бистәсеннән Дамир хәзрәт Газизов оештырган.

«Безнең гәҗит» һәм Шәмәрдән бистәсе ярдәме белән Нигер дәүләтендә кое ачылган
Айгөл Закирова

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Безнең гәҗит» газетасы укучылары һәм Саба районы Шәмәрдән бистәсе яшәүчеләре Африканың Нигер дәүләтендә кое казыту өчен акча җыеп җибәргән. Хәзерге вакытта ике авылда кое ачылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Безнең гәҗит» газетасы журналисты Айгөл Закирова сөйләде.

«Узган ел газетабызда Саба районы Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Дамир хәзрәт халык ярдәме белән Африкадагы Нигер дәүләтенең бер авылында кое казыта дигән мәкаләм чыкты. Нигер, белгәнебезчә, фәкыйрь дәүләт. Анда халыкның эчәргә суы да юк, ул суны булдыру өчен акча да юк», — диде Айгөл Закирова.

Хәзрәт «икенче коега акча җыя башлыйбыз, кушылырга теләкләре булган кешеләр ярдәм итә ала», дип әйткән булган. «Кое ясау өчен җыелган акча җәрия сәдакасы дип атала.Хәзрәт аңлатуынча, ул өзелмәс сәдака дип тәрҗемә ителә. Мәсәлән, берәр кеше мәчет салдырып калдырса, анда башкалар кереп намаз укыса, бу кеше читтә булса яисә үлеп китсә дә, аңа гел әҗер-савап килеп торачак. Кое ясату да шушы мисаллардан», — ди ул.

Айгөл сүзләренчә, әлеге сәдаканы «Безнең гәҗит» газетасы укучылары да күп биргән. «Шәмәрдән халкы белән берлектә акчалар җыелгач, ике кое ясарлык акча җыелды. Шулай итеп, Нигер дәүләтендә мөселманнар яшәгән ике авылга берешәр кое эшләнде. Хәзрәт әйтүенчә, бер кое - бер мең долларга төшкән, 2,5-3 ай тирәсе эшләнгән. Киләчәктә дә мондый коелар төзү дәвам итәчәк», — диде ул.

«Без хәйрия акцияләрендә еш катнашабыз. Авыру балаларга һ.б. өлкәдә акча җыю мәсьәләсендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Шунысы кундыра: газета укучыларыбыз да теләп кушыла. Күп кешеләргә ярдәм итә алдык. Ниндидер этәргеч бирә алабыз икән дигән нәтиҗәгә килдем», — диде «Безнең гәҗит» газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов.

Аның сүзләренчә, әлеге хәбәр куаныч, горурлык булган. «Ун, егерме, йөз сумнан кеше егылып үлми, ә мондый акцияне оештыра белергә дә кирәк. Дамир хәзрәтнең шушы эшне башкаруы турында үзебез белдек. Безнең журналистлар мониторинг үткәреп тора. Айгөл Закированың мәгълүматы иде ул. Мондый хезмәтне башкаручыларга рәхмәттән башка сүзем юк. Димәк, без дөрес юлда», — дип саный Илфат Фәйзрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100