news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Безнең Чирмешән“ журналистлары - “Могҗизалар кыры“нда

“Безнең Чирмешән“ журналистлары - “Могҗизалар кыры“нда

(Чирмешән, 16 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров)Космонавтика көненә багышлап үткәрелгән чарага “Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе коллективын, “Яшь Гвардия“ яшьләр хәрәкәте вәкилләрен дә чакырдылар, дип яза район газетасы.

Уен-әңгәмә формасында барган чарада космос һәм космонавтлар, конструкторлар, астрономия, спутниклар, планеталар, җир иярченнәре турында сөйләделәр, командаларга бүленеп, сорауларга җавап эзләделәр.

“Могҗизалар кыры“ндагы сыман, музейга килгән кунаклар, барабан әйләндереп, сораулар алдылар:“Ачык галәмгә кайсы космонавт беренче чыккан?“, “Метеор һәм метеорит сүзләре нәрсә аңлата?“, “Космоска тәүге спутникны кайчан җибәргәннәр?“, “МКС нәрсә ул?“. Белгәнгә – ансат, белмәгәнгә – кыенрак. Дөресен генә әйткәндә, космос белән элеккеге кебек кызыксынмыйбыз, онытыла да. Элек бит галәмгә очкан һәр космонавтны исемләп белә идек. Икенчедән, хәзер алар күп тә, кайберәүләре күккә турист буларак кына күтәрелә.

Музейда Космонавтика көненә багышлап тематик фото һәм рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырганнар.

Командаларга бүләкләр дә бар иде, аларны “Бердәм Россия“ сәяси партиясенең район бүлекчәсе әзерләгән, диелә район хәбәрендә.

-Кешенең галәмгә очуы – зур вакыйга. Без аны онытырга тиеш түгел, - ди туган як тарихы музее директоры Алмаз Закиров. -Космосны өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Әле бүген генә дә күпме яңалык белдек. Мине бу өлкәдә яшьләрнең аеруча мәгълүматлы булуы нык гаҗәпләндерде.

-Мин яшьтән үк космоска очу турында хыялландым, - ди бүген бик күп сорауларны тиз җаваплаган зирәк егет - “яшьгвардияче“ Айнур Заһитов. -Моның тормышка ашмаслыгын белсәм дә, теләгем әле дә сүрелмәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100