news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе шахмат турниры оештыра

“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе быел да шахмат турниры үткәрәчәк. Ул газета чыга башлауга 85 ел тулуга багышлана.

(Чирмешән, 17 февраль, “Татар-информ”, “Безнең Чирмешән”). “Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе быел да шахмат турниры үткәрәчәк. Ул газета чыга башлауга 85 ел тулуга багышлана, дип яза район газетасы.

Бәйге 4нче мартка билгеләнде. Җиңүчеләр 6 төркемдә: ир-атлар һәм хатын-кызлар, егетләр һәм яшүсмер кызлар, малайлар һәм кызлар арасында ачыкланачак.

Призлы урын яулаучыларны бүләкләр көтә. Аларны алуда күптәнге дустыбыз, якташыбыз – Кармышта туган, Түбән Камада яшәүче һәм эшләүче Фәгыйль Бәкер улы Гатиятов булыша.

Шахматчыларны шахмат такталары белән район газетасы редакциясенә чакырабыз. Турнир сәгать 9да башлана, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot