news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе шахмат буенча унҗиденче тапкыр турнир оештырды

Газетаның 85 еллыгына багышланган быелгы турнирны оештыруда һәм бүләкләр алуда төп иганәчебез – Фәгыйль Гатиятов.

(Чирмешән, 7 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). “Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе шахмат буенча инде унҗиденче тапкыр турнир оештырды, анда 62 уенчы катнашты, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Быелгы бәйгедә дә алты төркемдә ярыштылар. Ир-атлардан Самат Ризвановны берсе дә ота алмады – ул турнирның төп төркемендә инде бишенче тапкыр беренчелекне бирмәде. Киләсе елда 70 яшен тутырачак ветеранның шахматта көче бар, тәҗрибәсе зур.

Ульяновкадан Петр Иванов соңгы елларда шулай ук көчле көндәш, быел ук икенче урында. Алексей Никонов (Ивашкино) өченчедә. Аның да күрсәткечләре турнирдан-турнирга яхшыра.

Хатын-кызлар арасында Иске Кадидан 70 яшьлек Римма Баянова бу төркемдә барлык көндәшләрен дә җиңеп, инде дүртенче тапкыр беренче булды. Ирина Федулова (Ульяновка) – икенче, Алсу Закирова (Чирмешән) – өченче урыннарда.

Егетләр – мәктәп укучылары төркемендә иң күбе – 16 шахматчы көч сынашты. Җиңүчеләр соңгы уеннарда гына ачыкланды. Монда “чемпион“, ул былтыр да беренче иде, Айдар Могыйзов (Чирмешән лицее). Өметле уенчы. Дмитрий Перцев (Чирмешән кадет мәктәп-интернаты) – икенче, Николай Петров (Яңа Элмәле) – өченче урыннарда.

Кечерәк сыйныфларда укучы малайлардан иң остасы Ильмир Мөхәммәтшин (Чирмешән). Никита Симухин (Яңа Элмәле) – икенче, Ислам Сафиуллин (Лашман) – өченче урын ияләре.

Өлкәнрәк классларда укучы кызлар төркемендә төп бүләк Яңа Элмәлегә китте – Людмила Редюкова иң күп очко җыйды. Екатерина Меркулова (Чирмешән) – икенче, Раилә Архипова (Лашман) өченче булдылар.

Кечерәк класстагы кызлар урыннарны болай бүлеште: Светлана Муськина (Яңа Элмәле) – беренче, Назлыгөл Җәлилова (Чирмешән, лицей) – икенче, Вероника Захарова (Яңа Элмәле) – өченче.

-Вакыт булганда, без мәктәптә дә шахмат уйныйбыз, - ди Ульяновкадан Ирина Федулова. -Ирем шашкада оста. Редакция үткәрүче турнир бик файдалы, безгә шахмат уенының теориясен ныграк өйрәнү кирәк.

Газетаның 85 еллыгына багышланган быелгы турнирны оештыруда һәм бүләкләр алуда төп иганәчебез – Фәгыйль Гатиятов. Ул Кармышта туган, Түбән Камада яши һәм шунда эшли. Истәлек бүләкләре алып, кубок һәм медальләр ясатып кайткан, моңа чыгымнар тоткан якташыбызга саулык, имин тормыш телибез.

Нефтьче – җитәкче тагын бер юмарт райондашыбыз Җәлил Мөхәммәтшинга, “Булгар“ сәүдә йорты хуҗасы Булат Латыйповка, үзәк ашханә директоры Мамүрә Гафиевага да бик зур рәхмәт. Ярдәм сорап баргач, кире какмадылар, булыштылар.

-Быел якташыбыз Бари Габдрахмановның тууына 105 ел тула. Аның истәлегенә Кармышта яки Чирмешәндә көрәш буенча турнир оештырсалар, мин дә булышыр идем, - ди Фәгыйль Бәкер улы.

Турнирның хөкемдары, үзе дә бик күп ярышларда призлы урыннар яулаган Шамил Сөнчәләевның сөенечен дә аңлыйбыз – шахмат уенын яшьләр дә ярата, елдан-ел остара баралар.

Быелгы ярышның үзенчәлеге дә шунда – шахматчылар арасында яшьләр күпчелек иде. Лашман мәктәбеннән генә дә ундүрт уенчы килде, тулы бер команда. Яңа Элмәледә дә шахмат уены бик популяр, балалар, олылар да фигуралар йөртергә яраталар. Турнирда алар да җитди көндәшләр иде, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100