news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Безнең бурыч - терлекчелек тармагыннан өстәмә 965 млн сум табыш алу - Николай Титов

Моның өчен барлык районнар да җитештерү индексы буенча уртача республика күрсәткеченә тиңләшергә тиеш.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның сигез аенда рспубликаның агросәнәгать комплексы  143,7 млрд сумлык продукция җитештергән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җиткерде.

Киңәшмә видеоконференция режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. Шулай ук киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Министр урынбасары мәгълүматлары буенча, тармакның җитештерү индексы чагыштырмача 107,1 процентны тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч нигезендә ТР гомуми Россия дәрәҗәсен (103,4 процент) ике тапкырга узып китә.

Авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекчелектә һәм КФХ да үсеш 3,4 процент, ел ахырына кадәр 5 процент чиген узу күздә тотыла. Берничә районда терлекчелек продукциясен җитештерү буенча уңай динамика саклана: Балык Бистәсендә – 126 процент, Әтнәдә – 116 процент, Кукмарада – 115 процент, Ютазыда – 114 процент, Питрәчтә – 110 процент, Актанышта – 108 процент.

«Баулы, Әгерҗе, Мамадыш, Яңа Чишмә, Кайбыч, Әлмәт һәм Кама Тамагында үз мөмкинлекләреннән түбән эшләделәр һәм без шунлыктан тиешле продукция күләмен алып бетерә алмадык, – дип билгеләп үтте Титов. – Безнең бурыч – барлык районнарны да республиканың уртача күрсәткече дәрәҗәсенә җиткерү һәм без шул вакытта терлекчелектән өстәмә рәвештә 965 млн сум акча алачакбыз.».

Министр урынбасары мәгълүматлары буенча, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм КФХның ел башыннан табышы 52,8 млрд сумны тәшкил итә, бу 7 процент үсеш дигән сүз. Шул исәптән сөт сатудан – 14,6 млрд сум, иттән – 22,4 млрд сум. Дуңгыз итенә 20 процентка кадәр бәяләр төшү күзәтелә. Шунлыктан дуңгыз комплекслары 1 млрд тан артык табышны югалттылар, дип йомгаклады Николай Титов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100