news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Безнең бар өметебез Казан арты һәм Идел буенда - Айрат Фәйзрахманов

Бүген Арча шәһәрендә "Казан арты" төбәкара форумы башланды.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген "Акыл фабрикасы" Арча шәһәрендә "Казан арты" төбәкара форумын башлап җибәрде. Форумда Татарстанның Арча, Балтач, Әтнә, Саба, Биектау, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Мөслим, Спас һәм Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Марий Эл, Ульяновск, Самара төбәкләре катнаша.

"Бу форумны күптәннән оештырырга теләгән идек. Акыл фабрикасы һәрвакыт Казанда уза иде һәм, ниһаять, ул Арчада. Безнеңчә, иң зур өмет - Казан арты татарларында . Казанда эшләнгән проектлар Казан артында да чынга ашыр. Без бу форумга Идел буе төбәкләрен дә чакырдык. Татарстанда безнең төп өметебез Казан артында булса, аннан читтә ул Идел буе төбәкләрендә. Бу безнең бишегебез", - дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов.

"Акыл фабрикасы ул практик белем бирү проекты", - дип ассызыклады Айрат Фәйзрахманов.

Форум делегатлары "иртәнге күнегүләр"дән - бер-берең белән танышудан башлап җибәрде. Акыл фабрикасының төп максатларының берсе - яңа белем, яңа дуслар табу.

Катнашучыларны ике көнлек интенсив проектлар ярминкәсе, дөньякүләм брендлар белән танышу, "җирле"не үстерү буенча остаханәләр, Казан арты тарихы буенча лекторийлар, бизнес һәм сәнгать вәкилләре белән очрашулар һәм башка кызыклы чаралар көтә. Ахырда оештыручылар катнашучыларга кызыклы “мозговой штурм” әзерли. Форум 16-17 сентябрь көннәрендә дәвам итәчәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100