news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Безгә һөҗүмдә ышанычлы уен җитмәде – Хавьер Грасия

"Рубин" командасы баш тренеры алдагы уеннар алдыннан төшенкелеккә биремәячәкләренә ышандырды.

Безгә һөҗүмдә ышанычлы уен җитмәде – Хавьер Грасия
Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Санкт-Петербургның "Зенит" футболчыларына оттырганнан соң (0:2) "Рубин" футбол командасы баш тренеры Хавьер Грасия матбугат конференциясендә уенга бәя бирде.

"Беренче таймдагы исәпнең 0:2 булуы кырдагы хәлнең чагылышы түгел иде. Безнең егетләр яхшы уйнады, көрәш алып барды, көндәш команданың мөмкинлекләре аз иде. Безнең исә капкага таба һөҗүмнәр шактый булса да, кирәк вакытта һөҗүмдә үз-үзебезгә ышаныч, сакта кискенлек җитеп бетмәде. Беренче таймдагы исәп көндәш командага уенны җиңү белән төгәлләргә җитә калды. "Зенит" кебек көчле көндәш белән уенда мондый аермадан соң исәпне тигезләве, яисә үзгәртүе кыен. Егетләр тырышты. Кызганыч, билгеле", – диде Хавьер Грасия.

6 апрельдә "Рубин" Россия кубогы ярымфиналында Екатеринбургта "Урал" командасы белән очраша.

"Без кулыбызны салындырмыйбыз, төшенкелеккә дә бирелмибез. Алда торган матчка максималь дәрәҗәдә әзерләнергә кирәк", – диде Хавьер Грасия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100