news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Безгә килеп рәхмәт әйтәләр – Айрат Сәхибуллин аварияле торактан күчерү программасы турында

"Бүгенге белән генә яшәмәсеннәр, үзләренең, балаларының иминлеген кайгыртсыннар иде", – дип өнди Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

Безгә килеп рәхмәт әйтәләр – Айрат Сәхибуллин аварияле торактан күчерү программасы турында
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Бүгенге белән генә яшәмәсеннәр, үзләренең, балаларының иминлеген кайгыртсыннар иде. Мондый мөмкинлекләр булганда, алардан кулланып калырга кирәк”, – дип мөрәҗәгать итә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин Яшел Үзән халкына. Сүз “Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү” республикакүләм программасы турында бара. “Программа бик отышлы”, – дип белдерде әңгәмәдәш “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Айрат Сәхибуллин Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районында гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча республика программасына җәмгысе күп фатирлы 192 торак йорт кертелгәнен әйтте. Аларда 2 мең 271 гаилә, ягъни 5 меңләп кеше яши. 485 гаилә инде яңа йортларга күченгән. 2016 ел азагында һәм 2017 елның беренче яртысында күп фатирлы 3 торак йорт файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта 12 йорт төзелеш стадиясендә.

“485 гаилә яңа торакка мохтаҗ гаиләләрнең 22 процентын тәшкил итә, ягъни программа үтәлеше 22 процент дәрәҗәсендә”, – диде Айрат Сәхибуллин. Аның әйтүенчә, республикадагы барлык авария хәлендәге торакның 30 проценты Яшел Үзән муниципаль районына карый. “Безнең шәһәрдә аварияле торак саны шактый зур дигән сүз. Тыгызлыгы ягыннан ул республиканың башка шәһәрләре арасында беренче урында дип әйтерлек”, – ди Башкарма комитет җитәкчесе.

Программада катнашуга ризалык белдермәүчеләргә килгәндә, Айрат Сәхибуллин әйтүенчә, теләсә-нинди яңа процессның һәрвакыт тарафдарлары һәм каршылык күрсәтүчеләре була. “Бу очракта да шулай: программада зур канәгатьлек белән катнашучылар, безгә килеп рәхмәт әйтүчеләр бар. Алар яңа торактан ләззәт алып яши. Шул ук вакытта үзгәрешләрне кабул итә алмаучылар да бар. Аннары яңа торакка күченергә теләүчеләр һәм риза булмаучылар гына түгел, яңа торак төзелүен бөтенләй теләмәүчеләр бар. Кешеләр “без буш торган территорияләргә күнектек, нәрсәгә кирәк бу төзелеш” диләр. Без андый кешеләргә аңлатырга тырышабыз, без бит үз белдегебез белән эшләмибез, архитекторлар нинди бина кулайрак дисә, алар күзаллавы белән эш йөртәбез”, – дип билгеләп узды ул.

Программада катнашучыларның элек торган тузган торагының квадрат метры 11 мең сумнан сатып алына. Айрат Сәхибуллин программага каршы булучыларның бу бәя белән килешмәвен белдерде. “Кайбер кешеләр, бүген булмаса иртәгә җимерелергә торган торак белән яңа фатир бәясе бер булырга тиеш дип саный. Алай булмый бит инде ул. Әгәр иске автомобильләрне яңага алмаштыру программасын алсак та, беркем дә иске машина өчен яңа автомобиль кадәр түләми бит. Монда шул ук принцип: менә-менә җимерелергә торган йорт өчен яңа коттедж бәясен биреп булмый”, – ди ул.

Айрат Сәхибуллин йортны яшәп булмаслык начар хәлдә дип таныганчы экспертиза үткәрелүен искәртте. “Бу – 20 гасыр башы, 20-30 нчы еллар башы йортлары. Аларның кулланылыш вакыты чыккан инде, белгечләр аларның яраксыз хәлдә булуын ачыклады. Ведомствоара комиссия үткәрелеп, теге яки бу йортны программага кертергәме-юкмы икәнлеген хәл итте”, – ди ул.

Шулай да, әңгәмәдәш әйтүенчә, канәгать калучылар күпчелекне тәшкил итә икән. “Шәхси милекләрендә торак булган 1578 гаиләнең 1295е бүген үз теләкләре нигезендә безнең белән килешү төзеде. Килешү төзергә теләмәүче 283 гаилә исәпләнә. Без андыйларга карата милек хокукын гамәлдән чыгару буенча дәгъвалар әзерләдек. Без бу йортның торак буларак хезмәт итү вакыты төгәлләнгәнен аңлыйбыз, бу йорт күз алдында җимерелергә мөмкин. Без үз кешеләребезне андый куркынычк дучар итә алмыйбыз. Безгә проблеманы бары тик суд аша гына хәл итү юлы кала”, – дип белдерде Айрат Сәхибуллин.

Башкарма комитет башлыгы программаның кызыклылыгын, коммерция нигезендә төзелүче торак белән чагыштырганда, өстенлекләре күп булуын ассызыклады. “Беренчедән, ул ташламалы бәясе ягыннан отышлы. Килешү төзегән кешеләр яңа фатирны Дәүләт торак фондыннан квадрат метрын 31 мең 300 сумнан сатып ала. Бәясе шул яктан отышлы: аңа торак төзелгән җир участогы һәм инженер челтәре бәяләре кермәгән. Мәсәлән, коммерция нигезендә сатыла торган торакның квадрат метр бәясе бездә 45 мең сум тирәсе. Гәрчә төзелеш материаллары, торак шартлары шул ук булса да, программа буенча бәя түбәнрәк чыга”, – ди ул.

Айрат Сәхибуллин әйтүенчә, яңа фатирларда чиста бизәлеш, сантехника әзер, ремонт ясалган.

“Газ плитәсе бар, үз җиһазыңны куясың да, шундук яши башлыйсың. Бүгенге белән генә яшәмәсеннәр иде, программа бик отышлы. Үзләренең, балаларының иминлеген кайгыртсыннар иде. Мондый мөмкинлекләр булганда, алардан кулланып калырга кирәк, чөнки бүген мондый шартлардан бюджетта эшләүчеләр һәм аварияле торактан күчерү программасында катнашучылар гына файдалана ала. Иске торакны төзекләндерү арзанракка төшәчәк дип уйлаучылар ялгыша. Ремонт бәясе бит әле аның дәрәҗәсеннән дә тора. Ремонт арзанракка төшсә, яңа төзелешләр азрак булыр иде. Эчке бизәлеш кенә булса, бер хәл, ә аварияле торакта фундамент, стеналар какшаган бит. Әзер йортлар булганда, аларны ныгыту ник кирәк, бу күпкә кыйммәтлерәк һәм мәшәкатьлерәк тә. Йортны тергезү яңа төзелештән дә кыйбатрак булырга мөмкин”, – дип ассызыклый Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100