news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Безгә җиңү кирәк иде – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы тренеры бүгенге уенның мөһимлеген билгеләп үтте.

Безгә җиңү кирәк иде – Зиннәтулла Билалетдинов
Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Минскиның “Динамо” командасын отканнан соң (3:1), “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов уенга үз бәясен бирде.

“Безгә бу уен һәм нәтиҗә кирәк иде. Алдагы ике уенда җиңелүгә дә карамастан, аларда без начар уен күрсәтмәдек. Бүген егетләр нәтиҗәгә ирешүне максат итеп уйнады – шактый мөмкинлекләр тудырдык. Гомумән алганда, бу җиңү безгә кирәк иде”, – диде Билалетдинов.

Исегезгә төшерәбез, Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Минскиның “Динамо” командасын отты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot