news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Безгә бөек Тукай әсәрләре белән генә чикләнмәскә кирәк — Данил Салихов

Татарстан Язучылар берлеге рәисе татар әдәбияты заманнан артта калып баруын белдерде.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бу көннәрдә Казанда “Иделем акчарлагы-2016” бәйгесенең йомгаклау туры бара. Кичә Татарстан Язучылар берлегендә конкурсның йомгаклау өлеше рәсми рәвештә ачылды. Бүген исә мәртәбәле жюри әгъзалары соңгы этапка узган катнашучыларга мастер-класслар бирәчәк, фикер алышачак. Бәйгенең әһәмиятлеге, яшьләрдә китап укуга мәхәббәт уяту, язучылар берлегенә кабул итү һәм аның язучылар өчен мөһимлеге хакында “Татар-информ”га ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бәян итте.


-Данил әфәнде, “Иделем акчарлагы” конкурсы 2000 елдан алып, һәр елны үткәрелә. Сез бу конкурсның кирәклеген нәрсәдә күрәсез?

- Әлеге бәйге безнең әдәбиятыбызга бик күп язучыларны бирде. Шунда катнашып, Гран-прилар, номинацияләрдә урыннар алып, аларга үсү өчен мөмкинлекләр ачты. Мисал өчен Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлах кебек шәхесләр шул бәйге ярдәмендә әдәбиятка килеп, аның үсеше өчен бик зур өлеш кертте. Рөстәмне генә алыйк, аның әсәре быел Бөтенроссия антологиясенә кертеләчәк. Дөрес, меңьеллык тарихы булса да, анда татар әдәбиятына урын күп бирелмәгән. Башка субъектларга да шулай ук, бик “кизәнеп, сугып булмый”, антологиянең үз кысалары бар.

“Иделем акчарлагы”на килгәндә, биредә жюрида тәҗрибәле кешеләр эшли. Ләбиб Лерон балалар психологиясен бик әйбәт белә, “Салават күпере” журналын чыгарган кеше. Балалар иҗатын аңлый, аны белү өчен үзеңә дә бала булырга кирәк бит. Ләбибтән тыш, ничә еллар дәвамында “Казан утлары” журналында эшләгән, хәзер “Безнең мирас” басмасында мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкаручы Марат Закиров катнашучылар эшләренә бәя бирә. Өстәвенә, Марат Педагогия институтын бетергән кеше. Шулай ук соңгы арада фольклор белән ныклап шөгыльләнә башлаган һәм “Түгәрәк уен” журналын чыгаручы, бик әйбәт шагыйрә Илсөяр Ихсанова да “Иделем акчарлагы”на иҗади эшләрен тәкъдим итүче яшьләр белән аралашып, аларның эшләрен бәяләячәк. Газинур Морат рәислегендә алар бергәләп, бер йодрык булып эшли.

“Ат аунаган җирдә төк кала”, ди татар халкы. Актаныш районында электән танылган шагыйрь Нур Баян көннәре уздыра башладылар. Без анда ел саен кайта идек. Катнашучы балаларга бик зур бүләкләр бирелә иде. Аннан Гамил Афзал көннәре буларак үткәрелә башлады. Әйтәсе килгән сүзем шул: кайда гына эшләсәң дә, талантлар бар. Моның өстендә эшләргә, аларны эзләргә кирәк.

-Конкурслардан тыш, яшьләрне әдәбиятка җәлеп итү юллары бармы?

- Яшьләрне җәлеп итеп була. Һәр мәктәптә әдәбият укытучысы бар. Алар — филологлар. Укытучы барыбер шигырьне дә, прозаны да аңлый торган кешеләр, ритм, рифма дигән әйберләрне белә. Шигъриятне дә тикшерә белми икән, ул әдәбият укытучысы түгел.

Элек Мөслим районына, институтны тәмамлаганнан соң, Рәдиф Гаташны укытырга җибәрәләр. Анда эшләгәндә ул шигърият түгәрәге ача. Аның түгәрәгенә йөреп, Зөлфәт, Наис Гамбәр язарга өйрәнә, шагыйрь булып таныла. Бер авылдан, бер мәктәптән генә дә, түгәрәк эшчәнлеге нәтиҗәсендә күпме шагыйрь чыккан. Һәр мәктәптә физкультура укытучысы спорт белән шөгыльләндергән кебек, әдәбият буенча да түгәрәкләр эшләргә һәм һәр конкурсларга балаларны җәлеп итәргә кирәк.

Баланы тәрбияләү өйдән башлана. Әти-әни үз баласына игътибарлы булырга, аның сәләтен аңларга тиеш.

Бар шундый ата-аналар — балаларыннан җырчы ясарга тырышалар. Баланың тавышы да юк, әмма шул баланы интектереп, аның гайрәтен чиктерәләр. Баланы баянга, яки фортепианога бирәләр, ә бала теләми. Тик ата-ана барыбер йөртә... Авыз-борыныннан кан китсә — китә, әмма баланы теләмәгән түгәрәктә шөгыльләндерәләр.

Балага канат куя белергә дә кирәк. Бала язган әйбер ул кадәр камил дә булмый, хаталар да очрый. Акыллы кешенең башына гел “юләр-юләр”, дип сугып торсаң, юләргә әйләндереп була, диләр. Әйбәтнең дә күңелен үстерерә белү мөһим.

Гаиләдә бала тугач, аның беренче адымнарыннан, машина, курчак тотып уйнавыннан ук, нарасыйның күз карашыннан ук баланың сәләтен ачарга кирәк.

Тел мәсьәләсенә килгәндә дә шулай. Укытучы сүгеп кенә, үзең өйдә бер нәрсә эшләмичә, аның белән үз телеңдә сөйләшмичә телне саклап булмый. Тел иң беренче өйдә саклана. Урамга чыкса да, бакчага барса да баланы рус мохите әйләндереп алган, шуңа да бала теләсә-теләмәсә дә русчаны өйрәнә.

-Ә китапка мәхәббәт уятуның ысуллары бармы?

-Минем уйлавымча, без бераз арттарак калып барабыз төсле. Мин моны мультфильмнардан чыгып әйтәм. Нигәдер безнең мультфильмнарны, әкиятләрне балалар “алып” китә алмый. Телне белгәннәре дә кабул итә алмый аларны. Ә башка милләт вәкилләре төшергәннәрне карый. Аларның ниндидер тәэсир итү көче бар төсле. Бәлки безгә бөек Тукай әсәрләре белән генә чикләнмәскәдер. Безнең язучыларыбыз, бигрәк тә балалар язучылары яңа образлар табарга тиеш.

 Башка телдә төшерелгән мультфильмнарда таш машинаның күзе дә уйный, аягы да барлыкка килә, темасы да табыла. Шул ук тәгәрмәч аякка да әйләнә, аңа опреация ясап, терелтәләр дә... Без исә шундый әйберләрдән арттарак калабыз төсле. Әсәрләр баланың психологиясе, аның уйлау сәләтеннән чыгып язылырга тиеш. Кызык булмаган әйберне укытып, өйрәтеп булмый.

Ата белән ана эштән арып кайта, ире кайткан җиргә хатын-кыз ашарга пешереп куярга тиеш. Аннан юа, җыя, баласын йокларга яткыра да, иртән иртүк торып, кабат ашата-эчертә, киендерә дә, бакчага илтә. Шулай эшләмичә, тәрбия белән генә шөгыльләнер иде, ипотека өчен түләргә кирәк. Берәүгә дә беркем дә китереп бирми. Ә бала исә ипләп кенә рус дөньясына кереп бара. Телибезме-теләмибезме, шулай яшәргә туры килә...

-Шуңа да карамастан, Татарстан Россия күләмендә иң күп китап укучы 5 төбәк исемлегенә кертелгән. Сез моның белән килешәсезме?

-Килешәм. Безнең татар халкы, бер халык укымаган пьесаларны да укырга ярата иде. Татарларның үзенчәлекләре бик күп. Белем ягыннан да безнең халыклар төшеп калганнардан түгел. Татарлар нигә китап укый дип ышанып әйтә алам? Язучылар берлегендәге кешеләр саны буенча беренче урында Мәскәү, аннары Санкт-Петербург тора. Өченче урын исә Татарстанныкы. Безнең берлектә 337 язучы исәпләнә. Алар әдәбият укымаса, китаплар укымаса, кеше язучы була алыр идеме?Язучылар берлегенә керергә теләп йөрүчеләрнең барысын да алсак, бу сан тагын да артып китә. Әмма “иләк” дигән әйбер, дәрәҗә бар. Әгәр ул планка булмаса, әдәбият та түбән төшәргә мөмкин. Язучы шул югарылыкка омтылырга тиеш.

Укучының әдәбияттан читләшүенең тагын бер сәбәбе — әйбәт мөхәррирләр тарафыннан тикшерелмәгән, подвалларда бастырыла торган китаплар чыгаручылар күбәюендә. Анда нәрсә генә бастырылмый, урман гына түзсен...

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100