news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Безгә "Алтын битлек"не бирмәсәләр, димәк, алар театр сәнгатен аңламый – Эльвира Камалова

Чаллы курчак театрының "Сак-сок" спектакле "Тантана" театр премиясенең "Ел вакыйгасы" дип танылды.

Безгә "Алтын битлек"не бирмәсәләр, димәк, алар театр сәнгатен аңламый – Эльвира Камалова
Рамиль Гали

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы дәүләт курчак театрының “Сак-сок” спектакле “Ел вакыйгасы” номинациясе буенча “Тантана” театр премиясенә лаек булды. Спектакльне сәхнәгә драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев куйган иде. Рус телле театрның татар телендә спектакль куюы, чыннан да, ел вакыйгасы.

Исегезгә төшерәбез, “Тантана” театр премиясенең “Ел вакыйгасы” номинациясенә Татарстанның дүрт театры дәгъва иткән иде. Болар – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының “Пиковая дама” операсы, Г.Камал театрының “Җилкәнсезләр” спектакле, Казан яшь тамашачы театрының “Из глубины...” (“Художник Ван Гог”) һәм Чаллы дәүләт курчак театрының “Сак-сок” спектакле.

Әлеге дүрт спектакльнең икесе – “Сак-сок” һәм “Из глубины...” (“Художник Ван Гог”) спектакльләре – “Алтын битлек” театр премиясе номинантлары, Чаллы дәүләт курчак театры 12 апрельдә бу спектакльне Мәскәүдә күрсәтәчәк, ә Казан яшь тамашачы театры “Алтын битлек” афишасында – 14 апрельдә.

Г.Камал театры сәхнәсендә “Ел вакыйгасы” номинациясен Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова игълан итте. Ул ике спектаклебезнең “Алтын битлек” номинанты булуын искәртеп: “Безгә “Алтын битлек”не бирмәсәләр, димәк, алар театр сәнгатендә бернәрсә дә аңламыйлар”, – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100