news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Безгә акрынлап латинга күчә башларга кирәк – галим Фаяз Хуҗин

“Кириллица безгә бигрәк чит нәрсә. Моны безнең халык өчен фаҗига дип атыйм. Алфавитны күчереп йөрү безне мирасыбыздан читләштерде”, ди галим.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗин “Татар-информ” хәбәрчесенә татарларга латинга күчә башларга кирәк дигән фикер әйтте.

“X гасырда безгә Ислам дине белән берлектә гарәп графикасы үтеп керә. Совет чорының беренче елларында да әле шушы графиканы куллана идек. Димәк, ул безнең мең еллык мәдәниятебез. Безнең барлык әдәби, фәнни, дини әсәрләр дә гарәп графикасында язылган. Татар халкы аның бернинди авырлыгын да күрмәде. Гарәп графикасын латин алфавиты белән алыштыргач, мең ел эчендә тупланган рухи байлыгыбыз безгә хезмәт итми башлады. Архивларда XIX йөздә һәм тагын да борынгырак язылган байлыкларыбызны укый алучы кеше аз”, - дип сөйләде Фаяз Хуҗин.

“Латинга өйрәнеп җиттек дигәч кенә графика тагын үзгәрде. Кириллица безгә бигрәк чит нәрсә. Моны безнең халык өчен фаҗига дип атыйм. Алфавитны күчереп йөрү безне мирасыбыздан читләштерде”, - дип саный галим.

Фаяз Хуҗин татарларга латинга акрынлап латин графикасына күчә башларга кирәк дип саный.

“Латин алфавиты безгә күбрәк туры килә. Хәзер бит татар, рус белән генә чикләнеп булмый, чит ил мәдәниятен дә өйрәнү кирәк. Мин латин теленә күчүгә ике куллап риза, моны телим дә. Төркиядә латин телендә язалар, Казахстанда да аны кабул иттеләр. Дөрес, аның алфавиты әле камил түгел, әмма ул камилләшер. Бу мәсьәлә кайчан булса да безнең алга килеп басачак. Безгә дә акрынлап латинга күчә башларга, аңа әзер булырга кирәк”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100