Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бездә XIX - XX гасыр башларында булган кебек теологлар күренми әле – профессор Айдар Юзеев
"Исламика" лекториендә философия фәннәре докторы, профессор Айдар Юзеев Шиһабетдин Мәрҗанинең рухи мирасына багышланган лекция укыды.
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Ни кызганыч, бездә әле мин XIX гасырда һәм XX гасыр башларында булган кебек теологларны күрмим”, – диде заманында Шиһабетдин Мәрҗани рухи мирасын өйрәнеп, диссертация яклаган, аның фәнни эшләрен тәрҗемә иткән философия фәннәре докторы, профессор Айдар Юзеев әлеге дин галименә багышланган лекциясендә.
Казан (Идел буе) федераль университетының Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә оештырылган “Исламика” лекториендә барган лекцияне институт студентлары, экскурсоводлар һәм дин тәкълиматын өйрәнүче шәкертләр белән бергә “Татар-информ” хәбәрчесе дә тыңлады.
“Теолог белән имам-хатыйбны алсак, мәдрәсәләрдә без имам-хатыйбларны күрәбез, ә теолог ул Аллаһ турында, дөнья яралуы турында фикер йөртүче кеше. Фикер йөртү өчен үз нигезләреңне һәм дин тотынып торган классикларын белү кирәк – Мәрҗани боларның бөтенесен яхшы белгән, – диде Айдар Юзеев. – Ни кызганыч, бездә әле мин теологларны күрмим. Алла боерса, бәлки, кайчан да булса алар бездә дә укып чыга башларлар. Әмма аңарчы дистә еллар узар әле”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз