news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бездә бит опера әсәрләрен сәнгатькә дә санамыйлар – Равил Шәрәфиев

Г.Камал исемендәге академия театры артисты татар сәхнәсе опера дәрәҗәсендәге хисләргә мохтаҗ дип саный.

(Казан, 12 март, "Татар-информ", Рәмзия Закирова). Татар театрында тәрҗемә әсәрләр аз куела, чөнки күп кенә зыялылар моңа каршы. Равил Шәрәфиев фикеренчә, төп сәбәп – интеллект җитмәүдә. Бу турыда ул "Татарстан - яңа гасыр" телеканалында бара торган "Ком сәгате" тапшыруында белдерде. 

“Шуңа күрә операга халык шактый аз йөри. Күпләр фикеренчә, бу – татар халкына ят нәрсә. Чынлыкта исә алай түгел. Шәхсән мин Шаляпин фестивале вакытында гына да өч опера тыңладым. Аларда күтәрелгән проблема, андагы хисләр – гаҗәеп! Музыкасында, җырында кешенең эчен актарып чыга торган әйбер бар. Безнең татар театры да шундый булырга тиеш, артистларга сәхнәдә опера дәрәҗәсендәге хисләр белән янарга кирәк, – ди Татарстан һәм Россиянең Халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100