news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Без "югалткан васыять"не башка дин вәкилләренә дә кире кайтарырга тиеш – Равил Гайнетдин

Мәскәүдә узган "Югалган васыять" исемле театраль тамашада Татарстан актерлары да катнашкан.

Без "югалткан васыять"не башка дин вәкилләренә дә кире кайтарырга тиеш – Равил Гайнетдин
Василий Иванов

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). 29 гыйнвар көнне Мәскәүдә “Крокус Сити Холл”да Мәүлид ән-Нәби мөселман бәйрәме уңаеннан “Югалган васыять” исемле театраль тамаша куелган. Чарага 6 меңнән артык тамашачы килгән. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамаша Ибн-Фадлан һәм Салават Юлаев, Мөхлисә Бубый һәм Муса Бигиев шәхесләре белән бәйле тарихи вакыйгаларга багышланган. Төп рольләрне Татарстан, Башкортстан, Дагыстан һәм Ингушетиянең танылган актерлары башкарган. 

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин Мәүлид ән-Нәби мөселман бәйрәме уңаеннан ай дәвамында барлык мәчетләрдә муллалар вәгазьләр укыды, бәйрәм гыйбадәтләр башкарды, дип белдерде. “Бу зур тамаша Рабигыль-әүвәл аеның бәйрәм чараларын тәмамлый. Мин биредә студентлар, укымышлы катлам вәкилләре җыелуына бик шатмын. Яшьләрнең исламны аңлауга омтылуы сөендерә”, – диде ул.

Мөфти “Югалган васыять” спектаклен рухи-әхлакый яктан зур әһәмияткә ия, дип саный. “Без “югалткан васыять”не үзебезнең өммәтебезгә дә, башка дин вәкилләренә дә кире кайтарырга, пәйгамбәребез васыять итеп калдырган әйберләрне искә төшерергә тиеш”, – диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

Ул “Югалган васыять” проектында катнашкан актерларның уенын да искәртеп узды. “Биредә без төрле милләт, төрле халык вәкилләре була торып, диннең безне берләштереп торуын күрсәттек”, – диде ул.

Шулай ук ул спекталь белән чит ил һәм Россиянең башка төбәк вәкилләре дә таныша алачагы турында сөйләде. Шул исәптән, Кырым Республикасында яшәүчеләр дә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100