news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Без яманлыкка яхшылык белән җавап кайтара белмибез – Җәлил хәзрәт Фазлыев

Татарстанның баш казые әйтүенчә, кайбер мөселманнарга киң күңеллелек, йомшак мөгамәлә, башкаларга хөрмәт, кече күңеллелек сыйфатлары җитми.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). "Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) хас сыйфатлар җитмәү, дингә, бүтән дин әһелләренә, динсезләргә караганда да күбрәк зыян китерә". Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бүген Болгар шәһәрендә узган Мәүлид бәйрәмендә журналистлар белән әңгәмәдә шулай дип белдерде.

Аның фикеренчә, мөселманнар киң күңеллелек, йомшак мөгамәлә, башкаларга хөрмәт, кече күңеллелек, начарлыкка яхшылык белән җавап бирү кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. “Коръәндә “начарлык эшләгән кешегә дә яхшылык белән җавап кайтарыгыз” дигән аять бар. Әгәр без Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышын карасак та, ул капка төбенә чүп түккән яһүднең дә “чүп түкмәгәч, авырып ятмыйсыңмы”, диеп хәлен белешкән. Базарда үзен сүгеп утыра торган сукыр картка атна саен барып ризык ашата торган булган. Яманлыкка – яхшылык, дигән сүзгә мисал бу. Пәйгамбәребез моны үз үрнәгендә күрсәткән. Без кайвакыт яманлыкка яхшылык белән җавап кайтару гына түгел, кечкенә генә кимчелекне дә кукырайтып, бер-беребезне гаепләп сөйләп йөрибез”, - диде Җәлил хәзрәт.

Баш казый әйтүенчә, безгә еш кына бер-беребезнең кимчелеген күрмәү яисә аны кичерә белү, үзара дуслыкны саклау, бердәмлек җитми. “Пәйгамбәребезгә хас булган киң күңеллелек, кече күңеллелек, йомшак мөгамәлә сыйфатлары җитмәү, дингә, бүтән дин әһелләренә, динсезләргә караганда да күбрәк зыян китерә”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100