Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Без - Тукайлы халык!" сүзләренең авторы Тукай премиясенә тәкъдим ителгән
Эльмира Шәрифуллина 32 китап авторы.
(Казан, 25 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина Тукай премиясенә тәкъдим ителгән. Бу мәгълүматны шагыйрә үзе раслады.
"Тәкъдим итеп карадым әле. Татарстан Язучылар берлеге үзе чакырып тәкъдим итмәсме дип көттем дә, булмады", - диде Эльмира Шәрифуллина.
Эльмира Шәрифуллина - хәзер бик күп мәдәни чараларда кулланыла торган "Без - Тукайлы халык!" сүзенең авторы. Бу аның Тукайның 100 еллыгы уңаеннан язылган шул исемдәге шигырьләр циклыннан. Ул 1986 елда басылып чыккан. Соңрак шагыйрә аны поэма итеп яза.
Эльмира Шәрифуллинаның әдәби премияләре юк. Бердәнбер премия - "Татнефть" тарафыннан гамәлгә куелган Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия. Ул 2014 елда бирелгән.
Эльмира Шәрифуллина 32 китап авторы, мәрхүм ире, юморист язучы Фаил Шәфигуллинның тугыз китабын әзерләгән һәм чыгарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз