news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Без Тукайлы халык» халыкара бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилеена багышланган «Без Тукайлы халык» халыкара шигырь уку бәйгесенең җиңүчеләрен игълан итте.

Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша алды. Катнашучыларның яшенә чикләүләр куелмады. Төп шарт — Габдулла Тукай әсәрләрен сәнгатьле уку осталыгын күрсәтү һәм чыгышны видеога төшереп җибәрү иде.

Катнашучыларга видеоларны үз төбәкләренең истәлекле урыннары яки Габдулла Тукай исеме белән бәйле урыннар: шагыйрь һәйкәлләре, аның исемендәге урамнар, музейлар, парклар һәм скверлар фонында төшерергә тәкъдим ителде.

Бәйгедә барлыгы 6227 катнашучы теркәлде. Иң күп катнашучылар Татарстан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Чувашия Республикасыннан булды.

Бәйгенең иң өлкән катнашучысы — Татарстан Республикасының Чүпрәле районыннан Вәлиуллова Фәһимә Фатыйх кызы. Аңа 13 ноябрьдә 90 яшь тулачак. Иң яшь катнашучыларга өч яшь иде.

Бәйге халыкара дәрәҗәдә дә зур кызыксыну уятты. Чит илләрдән Әзербайҗан Республикасыннан, Төркиядән (Анкара һәм Искешәһәр шәһәрләре), Казахстаннан (Шымкент, Семей, Актүбә шәһәрләре), Үзбәкстаннан (Фирганә, Ташкент шәһәрләре), Болгариядән, Кыргызстаннан (Бишкәк шәһәре), Эстониядән (Маарду шәһәре), АКШтан (Нью-Йорк шәһәре) һәм Белоруссиядән (Минск шәһәре) эшләр кабул ителде.

Россия төбәкләреннән катнашучыларның географиясе дә киң булды. Бәйгедә Татарстан Республикасы, Әстерхан өлкәсе, Пермь крае, Чувашия Республикасы, Удмуртия Республикасы, Марий Эл Республикасы, Чиләбе, Красноярск, Киров, Курган, Кемерово, Свердловск һәм Пенза өлкәләре, Луганск Халык Республикасы, Ростов өлкәсе, Южно-Сахалинск һәм башка төбәкләр вәкилләре катнашты.

Җиңүчеләр исемлеге:

Гран-при Хәйруллина Илзирә Радик кызы — Татарстан Республикасы, Кайбыч районы.

«Мәктәпкәчә яшьтәге балалар» номинациясе

1 урын — Биккулов Камил Илфан улы, Татарстан Республикасы, Актаныш районы.

2 урын — Тимергалиев Әмир Ришат улы, Татарстан Республикасы, Саба районы.

2 урын — Сабиров Рамазан Искәндәр улы, Эстония.

3 урын — Мирзанурова Амелия Риназ кызы, Татарстан Республикасы, Актаныш районы.

3 урын — Васильева Дарина, Татарстан Республикасы, Арча районы.

3 урын — Мәвлүтов Раяз Ришат улы, Пермь крае.

«Башлангыч сыйныф укучылары» номинациясе

1 урын — Камалетдинов Рәсил, Чувашия Республикасы.

2 урын — Гусейнова Мәдинә Сабир кызы, Әзербайҗан Республикасы.

3 урын — Шәфигулина Сәидә Айдар кызы, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре.

3 урын — Хәкимова Азалия, Казахстан Республикасы.

«Урта һәм югары сыйныф укучылары» номинациясе

1 урын — Габитова София Артур кызы, Пермь крае.

2 урын — Миннегалиева Сылу Илфат кызы, Мәскәү шәһәре.

3 урын — Халикова Мәрьям Айдар кызы, Татарстан Республикасы, Биектау районы.

3 урын — Захарова Виктория Вилли кызы, Чиләбе өлкәсе.

3 урын — Сабиров Кәрим Искәндер улы, Эстония.

«Татар яшьләре — бриллиант кашлары» номинациясе

1 урын — Зарипова Камилә Фәнис кызы, Татарстан Республикасы, Буа районы.

2 урын — Хафизова Ләйлә Руслан кызы, Ростов өлкәсе.

2 урын — Евгения Кильдибекова, Луганск Халык Республикасы.

3 урын — Хуҗәхмәтова Рамилә, Кыргызстан Республикасы.

«Иң өлкән катнашучы» номинациясе

Махсус бүләк — Вәлиуллова Фәһимә Фатыйх кызы, Татарстан Республикасы, Чүпрәле районы.

«Урта һәм өлкән буын» номинациясе

1 урын — Шәрипова Гөлшат Гаделҗан кызы, Чиләбе өлкәсе.

1 урын — Сатыжыоглу Мәдинә Рәшид кызы, Кыргызстан Республикасы.

2 урын — Григорьева Альбина Мөхәррәм кызы, Сахалин өлкәсе.

2 урын — Әнүзә-Айна Зеттерлунд, Америка Кушма Штатлары, Нью-Йорк шәһәре.

3 урын — Ибраһимова Гөлгенә Минсаяф кызы, Татарстан Республикасы, Азнакай районы.

3 урын — Рәшидов Мәвлүт Рәшид улы, Әстерхан өлкәсе.

3 урын — Тимофеева Раилә Равил кызы, Татарстан Республикасы, Әгерҗе районы.

3 урын — Еникеева Фәридә Равил кызы, Болгария.

3 урын — Суфия Корбан, Төркия.

«Тукай чит телләрдә» номинациясе

1 урын — Йўлдошев Бехруз, Үзбәкстан Республикасы.

2 урын — Мукаева Элина Рафил кызы, Пермь крае.

3 урын — Сөләйманова Эмилия һәм Чечулина Анастасия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре.

3 урын — Хәертдинов Мурат Наил улы, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре.

«Иҗади коллектив» номинациясе

1 урын — Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шекше авылындагы «Акчарлак» балалар бакчасының «Нур» балалар театр коллективы һәм «Сәйләннәр» театр коллективы.

1 урын — «Башкортстан татарлары конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзалары, Башкортстан Республикасы.

2 урын — Казан шәһәренең 100 нче номерлы билингваль балалар бакчасының «Балкыш» театр коллективы, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре.

2 урын — Актүбә өлкәсе татар һәм башкорт этномәдәни берләшмәсе «ШАТЛЫК», Казахстан Республикасы.

3 урын — «Инсаният» төркеме, Татарстан Республикасы, Баулы районы.

«Иң креатив видеоязма» номинациясе

1 урын — Исоқулов Акбарали, Үзбәкстан Республикасы.

2 урын — Ижау шәһәре «Чулпан» театры. Җитәкчесе — Рәсүлева Рәфилә Фәһем кызы, Удмуртия Республикасы, Ижау шәһәре.

2 урын — Рамазанов Җәләлетдин Инсаф улы, Татарстан Республикасы, Саба районы.

3 урын — Мөхәмәтҗанова Ләйсән Дамир кызы, Татарстан Республикасы, Саба районы.

3 урын — Камалов Муса Данил улы, Татарстан Республикасы, Актаныш районы.

news_right_1
news_right_2
news_bot