news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Без Татарстан белән дуслашырга телибез - Даламан аэропорты генераль директоры

Безнең максат туризм гына түгел, ди Хәмди Гювенч.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). "Безнең максат туризм гына түгел, без Татарстан белән дуслашырга телибез", - дип фикерләре белән бүлешә Даламан аэропорты генераль директоры Хәмди Гювенч. Аерым алганда, сүз студентлар алмашу, балалар ялын оештыру турында бара. Бу хакта “Анекс Тур” директоры Мостафа Оздэн хәбәр итте.

“Быел Татарстан белән уртак эш күп булачак. Түбән Кама һәм Мармарис - тугандаш шәһәрләр, аларның уртак яклары күп. Мәсәлән, гаиләләр белән дуслашу, студентлар алмашу булачак. Безнең максат туризм гына түгел, без Татарстан белән дуслашырга телибез. Без сезгә Сабан туена килергә җыенабыз”, – дип фикерләре белән бүлешкән Даламан аэропорты генераль директоры Хәмди Гювенч.

Татарстан балалар йортларында һәм интернатларында тәрбияләнүчеләр быел да Төркиядә түләүсез ял итәчәк. “Узган сезонда Татарстанның балалар йортларында тәрбияләнүчеләр Төркиядә Фетхиядә ял итте инде. Ул безнең компания белән оештырылды. Без Татарстан белән дуслык һәм хезмәттәшлек кысаларында быел да балалар йортларында һәм интернатларында тәрбияләнүче 50 баланы ял иттерергә планлаштырабыз”, - дип сөйләде Мостафа Озден.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100