news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Без – татарлар!” конкурсына эшләр кабул итү төгәлләнә

Конкурста рус яки татар телендә чыккан материаллар катнаша ала.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген 18.00 сәгатьтә “Без – татарлар” журналист эшләре конкурсында катнашу өчен эшләр кабул итү төгәлләнә. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, конкурс массакүләм мәгълүмат чараларының Татарстан Республикасында татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү, шулай ук татар рухи мирасы яңарышы проблемаларына игътибар юнәлтү өчен уздырыла. Бәйгедә катнашу өчен журналистлар үзләренең иҗади хезмәтләрендә татар теленең көчле мәдәни ресурс буларак дәрәҗәсен күтәрү, мәктәпләрдә татар телен өйрәнү, җәмәгатьчелектә дәүләт телләрен тигез күләмдә файдалану кебек мәсьәләләрне күтәреп чыгарга тиеш.

Әлеге темалар буенча Конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы биш иҗади эш билгеләнәчәк. Авторларның хезмәтләре түбәндәге номинацияләрдә бәяләнәчәк: «Гран-при», «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Басма чарада иң яхшы язма», «Иң яхшы интернет-язма». Шушы номинацияләрнең һәрберсендә бер җиңүче сайланачак. Җиңүчеләрне диплом һәм акчалата премияләр көтә. Конкурста рус яки татар телендә чыккан материаллар катнаша ала. 

news_right_1
news_right_2
news_bot