news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Без татар телендә генә йомылып ятарга тиеш түгел - Искәндәр Гыйләҗев

Тарих фәннәре докторы фикеренчә, укытучылар төрле яктан үсештә булган кадрлар булырга тиеш дигән фикердә.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). "Татар телле укытучы бриллиант булса гына, максатка ирешә алабыз", - дип саный Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев.

"Авыл хуҗалыгы институтында, КНИТУ-КХТИда, төзелеш-архитектура академиясендә тәҗрибә туплаган татар җанлы укытучылар бар. Казан университетын әйтеп тә торасы түгел инде. Димәк, аларны туплап була. Алар алдына тагын да максат куеп була. Монда без Мәскәү, Петербургтан кадрлар турында да сөйләшә алабыз. Рус телле кадрлар да безгә ярдәм күрсәтә ала. Без алар белән матур итеп эш алып барсак, минемчә, монда, чит ил тәҗрибәсен өйрәнеп, укытыр өчен, чит ил кешеләрен дә чакырып була. Без бары тик татар дөньясында гына, татар телендә генә йомылып ятарга тиеш түгел. Әйткәнемчә, физика укытучысын югары уку йортында тәрбиялибез икән, ул кеше яхшы дәрәҗәдә физиканы, татар телен, инглиз телен, физикага якын булган башка фәннәрне белергә тиеш, димәк, ул мәдәниятне дә белергә тиеш. Мин күптән түгел бер интервьюда әйттем: "Татар телле укытучы бриллиант булса гына, максатка ирешә алабыз", - диде тарихчы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә.

"Безнең потенциал бармы соң", дигән сорауга ул: "Потенциал юк дип, кул кушырып утырып булмый. Эш башланып китсен, карарбыз, кешеләрне чакырырбыз, сөйләшербез. Бу эшне бит мин оештырмыйм. Минем уйлавымча, шушы схема, шушы вектор буенча гына эш алып бара алабыз", - дип җавап кайтарды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100