news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Без - татар кешеләре һәм бу юнәлештә эшләргә тиешбез — Рәшит Низамов татарча укыту хакында

Казан дәүләт төзелеш-архитектура университеты ректоры югары уку йортында алга таба да татар төркемнәрен җыярга вәгъдә бирде.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казан дәүләт төзелеш-архитектура университеты — техник югары уку йортлары арасында республикада татар теледә белем бирә торган бердәнбер мәгариф оешмасы. “Бу юнәлештә без генә эшлибез. Калганнар эшлибез, дип алдаша гына”, — диде университет ректоры Рәшит Низамов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

“Ул эш файдалымы-юкмы, киләчәктә перспектива бармы-юкмы — без - татар кешеләре һәм бу юнәлештә эшләргә тиеш. Безнең перспективалар бик яхшы түгел. Татар теле һәр көн саен кулланылмый. Ул язарга да, укырга, да, сөйләшергә дә кирәкми. Шуңа да без аны акрын гына бөтенебез дә онытып барабыз. Мин аны үзем дә яхшы сизәм һәм күрәм. Ни генә булмасын, без татар милләте вәкилләре буларак, шул юнәлештә эшлибез һәм эшләячәкбез. Дөньяны белеп булмый, бәлки ул үзгәрер һәм без — татар телен белүчеләр, бик кирәкле булуыбыз ихтималы бар”, — дигән фикердә ректор.

Аның фикеренчә, авыллардан укырга килгән балаларның, югары уку йортларына кергәч, проблемалары башлана.

“Алар авылда татар телендә укый, сөйләшә, имтиханнарын бирә. Безгә килгәч тиз генә рус теленә күчеп укырга авыр. Аларга күнегү өчен күпмедер вакыт кирәк. Шуңа да без 1990 елларда татарча укыта башладык һәм узган 25 ел безнең дөрес эшләвебезне күрсәтә, — дип сөйләде Рәшит Низамов. — Безгә менә дигән егетләр-кызлан укырга килә. Телне дә беләләр, башлары да яхшы эшли. Берәр нинди эш башкарасы булса, руслар да, татарлар да татар төркемендә белем алучы студентларны соратып ала. Чөнки алар белән уртак эш башкару җиңел. Татар төркемендә белем алучылар 2,5 ел татарча укый. Шул дәвер эчендә алар телләрен шомарта. Ни дисәк тә, без Россиядә яшибез. Шуңа да уку программасының калган 1,5 елы рус телендә укытыла. Диплом алганда алар татар телен дә онытмаган була, русча да яхшы белә”.

“Бу өлкәдә без генә эшлибез. Калганнар эшлибез, дип алдаша гына. Техник югары уку йортларында чын эш бездә генә алып барыла. Без моны акчасыз, бернинди ярдәмсез башкарабыз. Без моннан финанс яктан файда да күрмибез, эшебезне дә алай күрүче юк. Тик без үрнәк булырга тиеш. Тәҗрибәбезне башка югары уку йортлары белән дә бүлешергә әзер”, — диде югары уку йорты җитәкчесе әңгәмә барышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100