Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Без тарихта эзлебез» бәйгесенең Теләчедәге зона этабы җиңүчеләре билгеле
Өченче урынны Саба районы Кызыл-Мишә авылыннан Гаттаровлар гаиләсенә бирделәр, икенче урынга Теләче районы Иске Җөри авылыннан Салиховлар чыкты, беренче урын ияләре дип Балтач районы Кариле авылыннан Миннебаевлар гаиләсе игълан ителде.
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Теләче районында «Без тарихта эзлебез» республикакүләм бәйгесенең 9 районны берләштергән зона этабы узды. Тугыз район арасыннан өч җиңүче билгеләнде.
Катнашучылар барысы да башта шәҗәрәләрен, милли ризыкларын, нәселләрендәге үзенчәлекле экспонатларны күргәзмәдә тәкъдим итте.
Питрәч, Мамадыш, Биектау, Кукмара, Әтнә, Арча районнарына бәйгедә катнашучы сертификатын тапшырдылар. Өченче урынны Саба районы Кызыл-Мишә авылыннан Гаттаровлар гаиләсенә бирделәр, икенче урынга Теләче районы Иске Җөри авылыннан Салиховлар чыкты, беренче урын ияләре дип Балтач районы Кариле авылыннан Миннебаевлар гаиләсе игълан ителде.
Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендә текстлары тәңгәлләген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова фестивальне тирән мәгънәле, милләтләр, гаиләләрне саклый торган чара дип бәяләде. «Ул гаиләләләргә шәҗәрәләрен төзергә этәргеч бирә», — диде.
«Гореф-гадәтләр, киемнәребез, ризыкларыбыз сакланмаса, милләт юкка чыга башлый. Шулай әзерләнеп килү өчен күпме хезмәт кирәк бит, чыгымы да, вакыты да бар. Мең рәхмәт сезгә!» — диде Римма Ратникова.
Римма Ратникова, шулай ук, гаилә белән чыгыш ясаганда, читтән кеше җәлеп итү ярамаганлыгын искәртте. Барысы да үз балалары, оныклары булуы шарт.
«Бу бәйге берничә ел уза. Жюри әгъзалары арасында тарихчылар шәҗәрә тарихын, архив документлары бармы-юкмы — шуны карый, мәдәният хезмәткәрләре бергә гаилә белән иҗади чыгыш ясауларына бәя бирә, милли ризыклар да бәяләнә. Шуннан жюри карар чыгара», — дип белдерде Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз