Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Без сезне яратабыз: татар эстрадасы артистлары Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый
8 Март ул – табигатьнең уянуы, кояшның елмаюы һәм, әлбәттә, чиксез мәхәббәт, хөрмәт һәм игътибар бәйрәме. Бүгенге көн безнең өчен тагын бер кат иң нечкә хисләребезне белдерергә, газиз хатын-кызларыбызның йөзендәге шатлык нурларын күрергә мөмкинлек бирә.
Хатын-кыз өчен бәйрәм көнендә матур сүзләр ишетү иң кыйммәтле бүләкләрнең берсе. Ә ул матур сүзләрне яраткан артистларыңнан ишетсәң, икеләтә шатлык була. Татар эстрада артистлары үзләренең социаль челтәрләренә куйган котлауларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ришат Төхвәтуллин: Без сезне яратабыз
Хөрмәтле безнең яраткан затларыбыз, кызлар! Сезне чын күңелдән сигезенче март белән котлыйсым килә. Сезгә барыгызга да һәрвакытта шундый матур булып, сөйкемле булып, безне шатландырып яшәвегезне телим. Бәхетле булыгыз. Без сезне яратабыз. Бәйрәм белән!
Вилли: «Һәрбер бөек ир-ат артында бөек хатын-кыз тора»
Халыкара хатын-кызлар көне белән. Һәрбер бөек ир-ат артында бөек хатын-кыз тора диләр. Ләкин чынлыкта ул аның артында түгел, ә янәшәдә — аның таянычы, илһамы һәм канатлары. «Март — ул наз, лалә чәчкәләре һәм сез кадерле хатын-кызларыбыз, кызлар турында. Яз бәйрәме белән!
Фото: © «Татар-информ»
Руслан Кираметдинов: Бәхетле булыгыз!
Хөрмәтле, яраткан хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән матур, зур бәйрәмегез белән котлап китәргә рөхсәт итегез. Сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, сабырлык, ярату телибез. Без сезне бик нык хөрмәт итәбез һәм бик нык яратабыз. Исән-сау булыгыз, бәхетле булыгыз!
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Әнвәр Нургалиев: Йөзегездән беркайчан да нур чаткылары китмәсен
Хөрмәтле кызлар, апалар, әниләр, әбиләр. Чын күңелемнән котлыйсым килә сезне якынлашып килгән Халыкара хатын-кызлар бәйрәме – 8 март белән. Телисем килә сезгә корычтай сәламәтлек, хатын-кыз бәхете, күңел тынычлыгы. Туар таңнар куанычлы хәбәрләр генә алып килсен үзегезгә. Сөелеп-сөенеп кенә яшәргә насыйп булсын. Йөзегездән беркайчан да нур чаткылары китмәсен. Бәйрәм белән сезне!
Фото: © «Татар-информ»
Азат Абитов: Сездән башка яши алмыйбыз
Хөрмәтле безнең яраткан кызлар! Сезнең барыгызны да 8 март бәйрәме белән тәбрик итәм. Балкып торыгыз, чәчәк атыгыз. Сез безгә бик кирәк. Сездән башка без яши алмыйбыз. Бәйрәмегез белән!
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Филүс Каһиров: Сез – дөньяның бизәге
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, бәйрәм белән! Күңелләрегездә һәрчак яз булсын, йөзегездән елмаю, ә күзегездән бәхет нурлары сүнмәсен. Сез – дөньяның бизәге һәм илһам чыганагы. Бәйрәм белән сезне!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз