news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Без - Россия гражданнары" II Республика конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды

Конкурста мөмкинлекләре чикләнгән 56 бала һәм яшьләр катнашты

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). 10 декабрьдә хокукый һәм электораль культураны арттыру буенча чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында "Без - Россия гражданнары" II Республика конкурсына нәтиҗәләр чыгарды.

Конкурста республиканың Казан, Чаллы, Баулы, Саба, Лениногорск, Кукмара, Нурлат, Азнакай, Буа, Чистай районнарыннан мөмкинлекләре чикләнгән 7дән 28 яшькәчә 56 бала һәм яшьләр катнашты.

Иҗади бәйге "Сайлауларны сурәтлибезз", "Мин - булачак сайлаучы", "Йөрәк һәм шигырь белән сайлыйбыз" номинацияләрендә үткәрелде. 

Конкурс комисиясе карары белән, 26 иң яхшы эш сайлап алынды, аларның авторлары республика Сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсенә бүләкләү тантанасына чакырылды. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурста катнашучылардан тыш, "Конкурсның район этапларын оештыру һәм үткәрүдә ярдәм иткән өчен" педагоглар һәм китапханә хезмәткәрләре дә дипломнар алды. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot