news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Без “Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасын оештыру һәм үткәрү дәрәҗәсен югары бәялибез – ТӨРКСОЙ Генераль секретаре

ТӨРКСОЙ Даими шурасының XXXII утырышында йомгаклау документлары имзаланды

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан “төрки дөнья башкаласы” программасын үткәрүнең яңа планкасын күрсәтте. Бүген ТӨРКСОЙ Генераль секретаре Дүсен Касеинов журналистларга шулай дип белдерде.

Билгеле булганча, бүген Казан ратушасында ТӨРКСОЙ Халыкара төрки мәдәният оешмасы мәдәният министрларының Даими шурасы утырышы узды һәм анда йомгаклау документлары имзаланды.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында ачылган утырышта ТӨРКСОЙга керүче ил вәкилләре – Казакъстан Республикасы мәдәният министры Арыстанбәк Мухамедиулы, Кыргызстанның мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры Алтынбәк Максутов, Төркмәнстанның мәдәният министры Аннагелди Гараджаев, Әзәрбайҗан Республикасы мәдәният һәм туризм министрының беренче урынбасары Вагиф Алиев, Гагаузиянең Мәдәният һәм туризм Баш идарәсе башлыгы Василий Иванчук, Хакасия Республикасы мәдәният министры Светлана Окольникова, Алтай Республикасының мәдәният министры урынбасары Артур Марлужоков, Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм башкалар катнашты.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин утырышта ясаган чыгышында әйтүенчә, “Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы-2014” программасы үз эченә бөтен гуманитар өлкәне колачлаган 16 чараны ала. “Моннан тыш, мәдәни башкала химаясе астында төп планга кертелмәгән вакыйгалар да үткәрелде. Бу чаралар һөнәри берлекләр һәм иҗтимагый оешмалар ярдәме белән мәдәният, фән һәм мәгариф учреждениеләрендә үтте. Бөтен республика ТӨРКСОЙ башлангычын куәтләде дияргә була. Без Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгына, программаны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәткәне һәм “Россия мәдәнияте” Федераль программасы кысаларында аны тормышка ашыруга акча бүлеп биргәне өчен, тирән рәхмәтебезне җиткерәбез”, - дип белдерде министр.

Төркмәнстанның мәдәният министры Аннагелди Гараджаев 2015 нче елда Мары шәһәренә төрки дөньяның мәдәни башкаласы исемен бирү инициативасы белән чыкты. Даими совет әгъзалары бу тәкъдим белән килешеп, Төркмәнстанның Мары шәһәрен 2015 нче елда төрки мәдәният башкаласы буларак игълан итте.

Көн тәртибендә булган тагын бер мәсьәлә 2014 нче елдан алып 2017 нче елга кадәр ТӨРКСОЙ Генераль секретарен сайлап куюга кагылышлы иде. Даими совет Дүсен Касеиновны, бертавыштан, шушы вазифага сайлады.

Утырышта катнашучылар 2015 нче елда ТӨРКСОЙның эш планы турында сөйләшкән. Оешманың вакытлыча координаторы итеп Төркмәнстанның мәдәният министры А. Гараджаев сайлап куелган.

ТР Мәдәният министрлыгының ТӨРКСОЙдагы вәкиле Лилия Саттарова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләренә билгеләп узганча, Даими шура әгъзалары тарафыннан бүген эш беркетмәсе һәм кабул ителгән карарларны шәрехләүче йомгаклау декларациясе имзаланган. Аңа төрки илләрнең мәдәният министрлары яки аларның урынбасарлары һәм вәкилләре кул куйган. “Мары – Азиянең борынгы шәһәрләренең берсе, ул борынгы цивилизацияләр эзләрен үзендә саклап кала алган төрки һәйкәлләргә, истәлекләргә бай. Бу шәһәр 1999 нчы елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгән иде”, - дип белдерде Лилия Саттарова.

Дүсен Касеинов журналистларга биргән интервьюсында “Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы-2014” программасын уздыру дәрәҗәсенә бәя бирде. “Без “Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасын оештыру һәм үткәрү дәрәҗәсен югары бәялибез. Бүген инде ул ахырына якынлашып килә. Казан Азия һәм Ауропа кушылган урында урнашкан, элек-электән ул төркия дөнья һәм Россиянең төп мәдәният үзәкләренең берсе санала”, - дип белдерде Генераль секретарь. Ул Казанда “Turkvizyon-2014” конкурсының, былтыр Искешәһәр белән чагыштырганда, күпкә югарырак сыйфатта узуын ассызыклады. Дүсен Касеинов әйтүенчә, Казан “төрки дөнья башкаласы” программасын уздыруның яңа планкасын күрсәтте.

“Без төрки дөньяда гына түгел, дөньяның башка җирләрендә дә танылдык. Безнең өчен программа ябылса да, мәдәният алга таба да үсеш алачак”, - дип ышандырды Айрат Сибагатуллин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100